Ерак җирләрдән кайткан кадерле вә изге бүләк

Кичә Казанның «Сөләйман» мәчетендә урнашкан Күзләре күмәүчеләрнең тернәкләндерү үзәгенә Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Ибраһим хәзрәт Сабиров җитәкчелегендәге бер төркем дин әһелләре килде.

БӘЙЛЕ
2012 Май 06
Кичә Казанның «Сөләйман» мәчетендә урнашкан Күзләре күмәүчеләрнең тернәкләндерү үзәгенә Коръән-хафизлар әзерләү үзәге директоры Ибраһим хәзрәт Сабиров җитәкчелегендәге бер төркем дин әһелләре килде.
Бу гыйбадәтханәнең имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов сөйләвенчә, алар биредә дини белем алучы күзләре зәгыйфь балаларга Брайль системасында басылган 4 Коръән китабын тапшырганнар (Брайльчә бер Коръән китабы 6 китаптан тора), тагын шуның кадәрле үк изге китапларны Тернәкләндерү үзәгенә биргәннәр.
Күптән түгел Согуд Гарәбстанының Коръәнне өйрәнү Бөтендөнья оешмасы җитәкчесе доктор Абдулла Басфар "Сөләйман” мәчетендә булып, биредәге эшләрнең барышы белән танышып һәм китапларга ихтыяҗның барлыгыннан хәбәрдар булып киткән иде. Бу китаплар шул вакыттагы сөйләшүнең, кем әйтмешли, татлы җимешләре икән.
"Без сезгә РИУ ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшинның сәламнәрен алып килдек. "Сөләйман”га килү – безнең өчен зур шатлыклы вакыйга. Бу - Россиядә инвалидлар белән эшләүгә биниһая зур игътибар бирелә торган бердәнбер уку йорты. Без инде берничә еллар буена мәчет каршындагы Күзләре күрмәүчеләрнең тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балаларны Коръән укуның серләренә төшендерәбез. Әлеге балалар Коръән укучыларның Халыкара бәйгеләрендә катнашып, инде берничә тапкыр бүләкле урыннарны яуладылар. "Сөләйман”ның имам хатибы Илдар хәзрәт Баязитов һәм башка хезмәткәрләрнең тырышлыгы нәтиҗәсендә, күзләре күрмәүчеләр бүгенге көндә изге китапны укырга өйрәнү мөмкинлегенә ия”,-дип билгеләп узды үзенең чыгышында Ибраһим хәзрәт Сабиров.
Очрашуның ахырында Илдар хәзрәт Баязитов сүз алып, кунакларга үзенең олуг рәхмәтен белдерде һәм Казандагы РИУ белән хезмәттәшлекнең мөһимлегенә басым ясап сөйләде.
Сүз уңаеннан шуны да әйтмичә булмый: күптән түгел РИУ әһелләре белән "Сөләйман” мәчете вәкилләре арасында үзара хезмәттәшлек итү турында килешү төзелгән иде. Ибраһим хәзрәт Сабиров җитәкчелегендәге хезмәткәрләрнең бу мәчеткә килүен шушы килешүнең нәтиҗәсе дип тә аңларга буладыр.
"Россиядә күзләре күрмәүчеләр өчен ислам тематикасына әдәбият басылмый. Дөрес, андый китаплар белән күзләре күрмәүчеләрне үзебез тәэмин итәргә тырышабыз. Үзебез үк аларны бастырып таратабыз. Бер айлык курслардан соң, аларга Брайльчә нәшер ителгән китаплар, аудиокассеталар, плеерлар, CD-дисклар тапшырабыз. Шулай да алар өчен иң зур бүләк ул – Брайльчә басылган Коръән китаплары”,-диде Илдар хәзрәт Баязитов.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе