
Бу атнада Чистай мөселман яшьләре берлеге Меслим авылында чираттагы очрашуын үткәрде. Авыл мәдәният йортында үткәрелгән чарага берлек вәкилләре җитди әзерләнгән иде. Меслим авылы яшьләренә алар төрле масстер-класслар, берлекнең эшчәнлеген сурәтләгән фотокүргәзмә белән килде. Төп чара Коръән аятьләрен укып, догалар кылып тамашачылар залында башланды.
Район башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов имзалаган рәхмәт хатлары тапшырды һәм Чистай мөселман яшьләре берлегенә уңышлар теләде.
Очрашу Эниләр көне уңаеннан төшерелгән видеороликны күрсәтү, Меслим авылының талантлы яшьләре һәм оештыручыларның чыгышлары белән дәвам итте. Чистай мөхтәсибәте вәкилләре яшь буынга шулай ук динебез кыйммәтләре турында вәгазь сөйләде, үзләренед үгет-нәсихәтләрен җиткерде.
Нәзарәт сайтыннан.