Чирмешән районы авылларында хәзрәтләр дини очрашулар уздыра

Ноябрь ае республиканың күп районнарында "Ислам айлыгы буларак уза.

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 13

Ноябрь ае республиканың күп районнарында "Ислам айлыгы буларак уза. Чирмешән районында да "Традицион ислам айлыгы" дәвам итә. Чирмешән мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган айлык кысаларында район авылларында төрле дини очрашулар уздырыла.

Әлеге очрашуларда дини видеороликлар күрсәтелә, район имамнары исә вәгазьләр сөйли. Чараларда имам-мөхтәсиб Минсәгыйрь хәзрәт, Чирмешән мәчете имам-хатыйбы Хәбир хәзрәт җирле халыкка дин хакында җентекләп җиткерәләр, дини сорауларга җавап бирәләр.

9-10 ноябрь көннәрендә шундый дини чаралар районның Бәркәтә, Иске Үтәмеш, Кара Чишмә авылларында үткәрелде.

Иске Үтәмеш авылында хәзрәтләр мәктәп балалары белән очраштылар. Бу очрашуда тормыш юлын сайлау турында сөйләштеләр. Бәркәтә авылында мәдәният йортында узган чарага исә 100 дән артык кеше җыелды. Кара Чишмәдә яшьләрнең күп булуы авыл халкының һәм килгән кунакларның күңелләрен шатландырды.


Нәзарәт сайтыннан.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе