Чечен Республикасы һәм Пермь төбәгеТатарстан мөфтие урынбасары Илдар Баязитовка һәм “Ярдәм” фонды башлыгы Илһам Исмәгыйлевка рәхмәт белдерде

Чечен Республикасының хезмәт, шөгыль һәм социаль үсеш министры Мөхәммәд Әхмәтов Казандагы “Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка һәм “Ярдәм” фонды башлыгы Илһам Исмәгыйлевка...

БӘЙЛЕ
2013 Ноя 08
Чечен Республикасының хезмәт, шөгыль һәм социаль үсеш министры Мөхәммәд Әхмәтов Казандагы "Ярдәм” мәчете имам-хатибы, Татарстан мөфтие урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовка һәм "Ярдәм” фонды башлыгы Илһам Исмәгыйлевка үзләренең күрмәүче инвалидларына Коръән укырга өйрәтүдә булышкан өчен рус телендә рәхмәт белдерде.

"Рәхмәт хаты”нда мондый юллар бар:

"Сезнең ислам һәм башка дөньяви диннәрнең гореф-гадәтләре рухында үткәргән вәгазьләрегез гаделлек, рәхим-шәфкатьлелек һәм якының турында кайгырту кебек мәңгелек кыйммәтләргә нигезләнгән. Һәм безнең гомуми бурыч – күршең белән үзара килешеп, аңлашып, гореф-гадәтләрне уртаклашып, җәмгыятебездә тынычлыкны һәм иминлекне ныгытып яшәүдән гыйбарәт.
Безнең республика инвалидларына әһәмият биргәнегез һәм аларны яклаганыгыз өчен Хак Тәгалә Сезне бүләкләсен.”

Илдар хәзрәт Баязитовка һәм Илһам Исмәгыйлевка шушындый ук мәгънәдәге рәхмәт хатлары Пермь краеның Барда районы имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мозаффаровтан һәм Барда муниципаль районы җыеныннан да килеп иреште.

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе