Чарада моңа кадәр иҗтимагый тормышка кушылмаган яңа кешеләрнең күп булуы хакында хәбәр ителә

Бәйрәм чарасында чәйгә кагылышлы конкурслар оештырылган, катнашучылар чәй әзерләү рецептлары белән бүлешкән.

БӘЙЛЕ
2015 Дек 23

Ригада Латвиянең Милли мәдәниятләр берлеге ассоциациясендә төбәкнең татар һәм башкортлары чәй бәйрәме уздырган.

Чарада моңа кадәр милли иҗтимагый тормышка кушылмаган яңа кешеләрнең күп булы сизелү хакында “Татар-информ”га бәйрәмнең координаторы Рамил Кадыйров хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бәйрәм чарасында чәйгә кагылышлы конкурслар оештырылган, катнашучылар чәй әзерләү рецептлары белән бүлешкән. Татар һәм башкортлар тормышы турында сөйләгән фотографияләр күрсәтелгән, катнашучылар аларда нәрсә сурәтләнүен әйтеп бирергә тиеш булган.

Моннан тыш, татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе булган Салих Сәйдәшевның (1900-1954) туган көнен билгеләп үткәннәр. Кичәдә җыр һәм биюләр башкарылган, милли мохит тудырылган.

Латвиянең “Чишмә” татар-башкорт мәдәни берләшмәсе (җитәкчесе - Зөфәр Зәйнуллин) тарафыннан оештырылган кичә күмәкләп чәй эчү белән тәмамланган.
“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе