
Мәүлид ае уңаенан Чаллы шәһәре мәчетләрендә өйлә намазы алдыннан Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вәсәлләмгә багышланган дәресләр, яшьләр белән әңгәмәләр һәм башка чаралар уза. 26 декабрьдә шәһәр мөхтәсибәте мөселманнар өчен 71 микрорайонда урнашкан “Эврика” Мәдәният йортында зур мәдәни-тәрбияви тамаша оештырды. Ул җөмһүриятебездә танылып өлгергән “Мөнбәр” татар-дини театры чыгышыннан гыйбарәт иде. Бәйрәм башында шәһәр имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин җыелучыларны Мәүлит ае белән котлады, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) кайбер күркәм сыйфатларын искә төшерде. Театрлаштырылган күренешләр Ильяс Халиковның дини җырлары, видеоклиплар белән үрелеп барды.
Театрлаштырылган сәхнә күренешләрендә буыннар бәйләнеше, бүгенге яшьләр, аларга бәйле әдәп-әхлак проблемалары төп урынны алды. Спектакльдәге бабай зал белән дә элемтәгә керде. Ул балаларны сәхнәгә чакырып аларга Коръән сүрәләре укытты, бүләкләр бирде.
“Мөнбәр” җөмһүриятебездә генә түгел, ә аннан читтә дә танылып бара. Аның оештыручысы Ильяс хәзрәт Халиковның әйтүенчә, театр соңгы вакытта Оренбургта, Актанышта, Буада, Кукмарада, Сабада, Балтачта чыгыш ясаган. Якын арада Арчага җыена, Пермьгә чакыру алган. “Без бу эшне бер кызыксыну белән генә башлаган идек. Мөселманнар өчен мондый тамашаларны оештыручылар юк. Ә бүгенге татар эстрадасында ниниди генә галәмәтләр, җырлар күрмибез. Халык чыгышыбызны яратты. Хәзер театр төп эшебезгә әйләнеп бара. Җырларымның көйләрен хәләл җефетем сүзләренә мин үзем иҗат итәм. Тамашадагы яшь егет ролен мәдрәсә тәмамлаган Ленар Хамматов, әби ролен радиода эшләүче Элвина Нәҗипова башкара. Ә бабай ролендә Татарстанның атказанган артисты Марат Баязитов”, - дип сөйләде Ильяс Халиков.
Тамаша ахырында Чаллы шәһәре хакимияте җитәкчесе урынбасары Рамил Мәрван улы театр артистларына зур рәхмәтен белдерде һәм мондый тәрбияви тамашаларның дәвамлы булуын теләде.
Нәзатәт сайтыннан.