2013 Май 31
Оештыру комитеты форумда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселман яшьләрен чакыра. Үз төбәкләрендәге мөселманнар тормышын һәм оешмалар эшчәнлеген чагылдырган чыгышлар әзерләгән делегатларның килүе хуплана.
Быел ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мөхтәрияты, ТР мөселманнары Диния нәзарәте, "Идел” яшьләр үзәге тарафыннан ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментның дини берләшмәләр белән элемтәләр идарәсе теләктәшлегендә оештырылган мөселман яшьләренең җиденче фестивале 10-16 июнь көннәрендә уза.
Җыен быел Болгар шәһәрендә җыелачак. Фестиваль берничә ел дәвамында да шушы тарихи җирлектә оештырылган иде. Бары узган ел гына ул урынын алмаштырды – фестиваль Казаннан 30 км ераклыкта урнашкан "Идел” яшьләр үзәгендә үтте.
Форумның максаты - мөселман яшьләрен берләштерү, өммәт эчендәге проблемаларны бергәләп хәл итү өчен, алар арасында хезмәттәшлек урнаштыру.
Мөселман яшьләре диспутларда, Россиянең яшь мөселманнарын борчыган актуаль мәсьәләләрне күтәргән "түгәрәк өстәл” утырышларында, лекцияләрдә, семинарларда, бәйгеләрдә һәм Ислам буенча гамәли дәресләрдә катнаша алачак. Шулай ук дин әһелләре белән очрашулар, экскурсияләр, фестивальнең көндәлек газетасын чыгару, хәләл ризык, биш тапкыр намаз уку, мөселман фильмнарын күрсәтү каралган.
Оештыру комитеты форумда катнашу өчен 18-30 яшьлек мөселман яшьләрен чакыра. Үз төбәкләрендәге мөселманнар тормышын һәм оешмалар эшчәнлеген чагылдырган чыгышлар әзерләгән делегатларның килүе хуплана.
Билгеле булганча, мондый фестивальне уздыру идеясе Татар яшьләре көннәрендә барлыкка килгән. Мөселман яшьләре фестивале беренче тапкыр 2007 елда Татар яшьләре көннәре белән берлектә, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле аппараты ярдәме белән үткәрелгән. 2008 елдан алып, фестиваль мөстәкыйль оештырыла башлады.
Елдан-ел фестивальдә катнашучыларның саны арта бара. Җитмеш кешедән башланган чара узган ел 150ләп мөселманны җыйды. Җыенга килергә теләп, Иркутск, Кемерово, Мәскәү, Новосибирск, Пенза, Самара, Свердловск, Чиләбе өлкәләре, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Удмуртия Республикалары, Түбән Новгород, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Пермь крае, Татарстан районнары мөселманнары гариза биргән иде.
Чыганак: "Татар-информ"