
Узган ялларда Буа мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов Буа районы Адав-Толымбай авылына сәфәр кылды, авыл мәхәлләсе белән танышты. Мәчет имамы Әнвәр хәзрәт Рахматуллин авыру сәбәпле авыл мәхәлләсе бер тавыштан вакытлыча имам итеп Буа мәдрәсәсен тәмамлаган Ленард абый Гиззатуллинны сайланды.
13 декабрьдә көнне Буа мәдрәсәсендә район мөселман активистларының да җыелышы булды. Очрашуда узып баручы елга нәтиҗә ясадылар һәм яңа максатлар билгеләделәр. Киләсе җыелышы 28 декабрьгә планлаштырыла, дип хәбәр итте Буа мөхтәсибәте.