Бу көннәрдә Казан дөньядагы иң зур Коръән белән хушлашырга җыена

Бүген, ягъни 17 майда Казандагы “Кол Шәриф” мәчетендә Гиннесның рекордлар китабына кертелгән иң зур Коръәнне (аның иңе – 1,5 метр, буе – 2,0 метр; авырлыгы – 800 кг)...

БӘЙЛЕ
2012 Май 17
Бүген, ягъни 17 майда Казандагы "Кол Шәриф” мәчетендә Гиннесның рекордлар китабына кертелгән иң зур Коръәнне (аның иңе – 1,5 метр, буе – 2,0 метр; авырлыгы – 800 кг) хәтем кылу – тулысынча укып чыгу мәрасиме үткәрелде.
Билгеле булганча, Коръән мөселманнар өчен иң кадерле вә изге китап булып санала. Бу хакта Аллаһ тарафыннан күп аятьләр иңдерелгән. Шуларның берничәсен санап китү биредә урынлы булыр. "Коръән белән гамәл кылучы туры юлны табар” (2: 86), "Коръән сүзләре – Аллаһ сүзләре” (3: 108), "Иман китереп, Коръән белән гамәл кылсалар, Аллаһ ярлыкар” (5: 74) ...
Тик тиздән казанлыларга бу зур изге китап белән саубуллашырга туры киләчәк. Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмовның сүзләренчә, бу шимбәдә – 19 майда әлеге Коръән китабы Казаннан Болгарга юл алачак. Диния нәзарәте әһелләре бу вакыйгага кадәр изге китапны хәтем кылырга дигән карарга килгәннәр. Габдулла хәзрәтнең сөйләвенчә, Коръәнне хәтем кылу саваплы гамәлләрдән санала. Пәйгамбәребез шәхсән үзе дә кимендә аена бер тапкыр Коръәнне тулысынча укып чыга торган була. Ә Рамазан аенда Җәбраил фәрештә белән ике мәртәбә хәтем кылганнар.
Ә бүген 10 Коръәнхафиз "Кол Шәриф” мәчетендә изге китапны тулысынча диярлек укып чыкты, аның бары тик соңгы бите генә укылмыйча калды. Ник дигәндә, Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәиз аның соңгы битен 21 майда узачак тантанада укып, Аллаһыдан җөмһүриятебез кешеләренә сәламәтлек, муллык, бәрәкәт теләп дога кылачак.
Тик Коръәнхафизлар бу көнне зур Коръәннең алдагы битләрен генә укый алдылар. Ник дигәндә, китапның астына куела торган махсус җайланмасы булмаганга күрә, аның битләре ертылуы ихтимал иде. Ә анысыннан Аллаһ сакласын. Шуңа күрә Коръәнхафизлар изге китапның үзләре укырга тиешле 60 битен кечерәк Коръәннәрдән укырга мәҗбүр булдылар.
Казан казые Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдинов бу уңайдан: "Биредә җыелып, Коръән укуыбызның хикмәте шуннан гыйбарәт: Болгарда да әлеге Коръән музейга куела торган китап кына булмаячак, ул асылда укылырга тиеш дигән мәгънәне аңлатырга тырыштык. Дөрес, без аның бүген зур Коръәннән алдагы аятьләрен генә укый алдык. Ә инде битләрен тотып торучы махсус терәве булгач, аны рәхәтләнеп ачып укып булыр, иншә Аллаһ”,-дип үз фикерләрен ирештерде.
Хушлашулар, саубуллашулар һәрчак моңсу, ямансу була. Шуңа күрә мин Мәхмүт хәзрәткә үземнең җайсыз соравымны бирмичә кала алмадым. "Хәзрәт, сайтларда кайберәүләр зур изге китап ни өчен татарларның башкаласында калмыйча, учагы сүнгән Болгарга китәргә тиеш дигән сорау да бирәләр. Сез моңа ничек җавап бирер идегез?”- дигәч, Казан казые: "Әйе, биредә төрле фикерләр булырга мөмкин. Тик шуны әйтим: төрки халыклар арасындагы татар токымы, кабиләсе булган болгарлар ислам динен рәсми рәвештә нәкъ әнә шул урында – Болгарда кабул иткәннәр. Шуңа күрә ул китапны Болгарга алып китү мантыйкка, акылга ятышлырак”,-дип җавап бирде. Аннары ул, Коръән елы уңаеннан, Диния нәзарәтенең әле яңарак кына данлыклы "Казан басмасы”н типографик хаталардан арындырып, нәшер кылып, мөселманнарга бүләк итүен ассызыклады. (Дөрес, бу китап мәчет-мәдрәсәләргә җибәрелүдән тыш, кибетләргә сатуга да куелачак.)
...Бүген мин "Кол Шәриф”тә халык хәтсез күп булыр дип уйлаган идем. Тик анда-санда йөргән кешеләрне генә күреп, гаҗәпкә калдым. Шуларның арасында Голландиядән килгән фотохәбәрче Роберт Ван Лансенотны күрү һәм аның белән гәпләшә алуым (ул русчаны ярыйсы ук әйбәт сукалый иде) үземә дә шактый кызыклы булды. Роберт әфәнде Голландиянең 250 мең тираж белән нәшер ителүче "NRC-Handelsblad” дигән газетасында эшли икән. Аларны Татарстанда төрле диннәрнең, халыкларның тату яшәүләре кызыксындырган. Мондый могҗизалы хәлнең серен беләсе килү теләге Казанга китергән. Аның сөйләвенә караганда, соңгы елларда Голландиягә төрле мөселман илләреннән кешеләр күпләп күчеп утырганнар. Аларның кайберләре бу илгә эш эзләп, икенчеләре качаклар рәвешендә килгәннәр. Тик Голландиянең төп халкы әһле исламны бик үк өнәп бетерми икән. Ләкин шуңа да карамастан, мөселманнар бу илдә елдан-ел күбәя бара. Амстердам кебек зур калаларда мөселманнар хәзерге вакытта хәтта халыкның 25 %ын тәшкил итәләр икән. Ә гомумән илдә әһле ислам халыкның 10 %ын алып тора. "Бездәге мөселман хатын-кызларының 85 проценттан артыгы хиҗаб киеп йөри, катнаш никахлар да 1 проценттан артмый. Мөселманнар аерым кварталларда яши. Ә сездәге катнаш никахлар 30 %ны тәшкил итә дигәнгә мин бик гаҗәпләндем”,-дип үзенең фикерләре белән уртаклашты Роберт Ван әфәнде.
Безнең әле башка мәсьәләләребез дә җитәрлек. Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның җомга намазларына этник мөселманнарның нибары 1 %ының йөрүе турында бәян итүе дә әле алда күп эшләр көтүен күрсәтүче бер дәлилдер. Бәлки быелгы Коръән елында Аллаһының рәхмәте белән дини күрсәткечләребезне яхшырту насыйп булыр.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе