
Сабантуй иртәнге сәгать унда башлана. Бәйрәм кысаларында балалар өчен төрле уеннар, ярышлар, рухи кыйммәтләрне барлаучы чаралар оештыру каралган. Балтач районы мөхтәсибәте мөселманнарны балалары белән бергә Сабантуй бәйрәменә килүләрен көтеп кала, дип хәбәр итә мөфтият матбугат хезмәте.
Чыганак: "Татар-информ"