
Бүген Балтач мөхтәсибәте вәкилләре еллык эшчәнлеккә нәтиҗә ясады. Бу нисбәттән районның үзәк мәчетендә имамнар, абыйстайлар, мөгаллимнәр җыелды. Чарада Татарстанның баш казые. Балтач районы имам-мөхтәсибе Җәлил хәзрәт Фазлыев, мөфти урыбасарлары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Илдар хәзрәт Баязитов, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин катнашты.
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин дин әһелләрен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән сәламләде һәм районда мәгърифәти,тәрбияви юнәлештә алып барган хезмәтләре өчен рәхмәтләрен белдерде. Нәзарәт вәкилләре аерым уңышларга ирешүчеләргә рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Җыенда шулай ук узып баручы елга нәтиҗә ясадылар, пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в). искә алу һәм халыкка таныту кичәләре турында сөйләштеләр. Мәчетләр каршында яшь буын өчен чаралар оештыру, район халкын ислам кыйммәтләренә якынайту турында да киңәшләштеләр.
Нәзарәт сайтыннан.