Татар дөньясын, татар милләтен пропагандалауны күз алдында тоткан проектта Россиянең төрле почмакларында көн күрүче милләттәшләребез тормышын яктыртырга мөмкин. Чараны оештыручылар хәбәр иткәнчә, шул рәвешле каләм осталарына үзләрен борчыган милли темаларны күтәрергә менә дигән форсат бирелә.
Конкурс 2012 елның 1 гыйнварыннан 15 декабренә кадәр дәвам итә. Гариза һәм конкурс материалларын оештыру комитетына 25 декабрьгә кадәр җитәрергә кирәк. Нигезләмәнең шартлары буенча, бәйге уздырган вакытта дөнья күргән басма, электрон массакүләм мәгълүмат чаралары, телевидение һәм радио журналистлары һәм авторлар катнаша ала.
Жюри кокурсантларны биш номинациядә билгелиячәк:
- “Бөтендөнья татар конгрессы эшчәнлеген иң яхшы яктырткан өчен”
- “Татар халкының тормышын һәм көнкүрешен иң яхшы яктырткан өчен”,
- “Татар авылларын саклау һәм үстерү темасын иң яхшы яктырткан өчен”,
- “Хәйриячелек белән шөгыльләнүче эшмәкәрләр тормышын иң яхшы яктырткан өчен”,
- “Спортның милли төре – “Көрәш”не иң яхшы таныткан өчен”
Шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары арасында “Милли тормышны яктыртучы иң яхшы массакүләм мәгълүмат чарасы” да билгеләнәчәк. Тулырак мәгълүматны (843)299-77-17 телефоны аша алырга мөмкин. E-mail: konkurs.kongress-2012@mail.ru.
Саша Долгов

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!