
Владимир Путинның матбугат конференциясендә катнашу өчен 1300 журналист, шул исәптә Татарстан вәкилләре дә аккредитацияләнгән.
Матбугат вәкилләре белән аралашу 12.00 сәгатьтә Мәскәү Халыкара сәүдә үзәгендә башлана.
Владимир Путин РФ Президенты вазыйфасында тугызынчы матбугат конференциясен үткәрә. 2012 елның 20 декабрендә узган матбугат конференциясе 4 сәгать 30 минут дәвам иткән иде.
Россия Президенты матбугат конференциясе интернет-трансляциясен "Татар-информ” МА сайтында карарга мөмкин.