Бүген Вәлиулла Якуповка 54 яшь тулган булыр иде

Моннан 5 ел элек иртәнге сәгать унда Казанның Совет районының Заря урамында үз машинасында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якупов үле килеш табылган иде. Аны соңгы юлга Апанай мәчетеннән озаттылар. Кайгы мәрәсимен Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 04. Фото:intertat.ru

Вәлиулла Якупов - күренекле татар дин әһеле, җәмәгать эшлеклесе, нашир, тарихчы, Ислам белгече, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең дәүләт оешмалары белән эшләү буенча урынбасары (2008—2011), Татарстан Диния Нәзарәтенең уку-укыту бүлеге җитәкчесе (2011—2012). Тарих фәннәре кандидаты, «Мусульманский мир» һәм «Иман нуры» журналларының баш мөхәррире була.

Вәлиулла Якупов Татарстанда традицион исламны саклауга, элекке китапларны яңадан нәшер итүгә күп көч куйган шәхес. Аның тырышлыгы белән 1990 елда «Иман» ислам мәдәниятенең яшьләр үзәге ачыла. Шушы үзәк аша Вәлиулла Якупов мәгърифәткә хезмәт иткән меңнәрчә китап бастыра. Хәзрәт рус һәм татар телләрендәге төрле матбугат чараларын оештыра, җитәкли. Ул актив рәвештә «Мөселман календаре» дип аталган еллык календарьне чыгаруда актив катнаша. Традицион Ислам тарафдары дип хәбәр итә tt.wikipedia.org.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе