Казандагы "Сөләйман” мәчетенең уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдинованың сүзләренчә, әлеге гыйбадәтханәгә Россиянең төрле төбәкләреннән күзләре күрмәүчеләр бер айлык курсларга килүләрен дәвам итә. Дагыстан, Башкортстан, Мари Иле һәм, әлбәттә, Татарстанның төрле районнарыннан Брайльчә Коръәнне укырга өйрәнү өчен 10 нан артык кеше килгән инде.
Ә менә Чечня һәм Ингушетиядән Казанга гыйлем алырга килергә теләк белдергән 9 инвалид үзләренең билетларын кире тапшырган. Ник дигәндә, бу көннәрдә аларга гарәпләр Рамазан аенда гомрә хаҗына бару өчен түләүсез юллама бүләк иткәннәр.
"Укырга теләк белдерүчеләр күп иде, әмма без бу юлы ураза тотарга хәленнән килүче инвалидларны чакырдык. Андый кардәшләребез 20 булыр дип торабыз, чөнки мәчеттә көндез ашарга пешермәячәкбез”,-диде Мәликә ханым.
"Сөләйман”да быел да һәр көнне ифтар мәҗлесләре үткәреләчәк, ястүдән соң, Тәравих намазы укылачак. Мәчетнең имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитовның сүзләренчә, быелгы Рамазанның үзенчәлеге шул булачак: Мәликә ханымның күзләре күрмәүчеләргә багышланган 300 битле китабын бәлки нәшер итеп өлгереп булыр. "Әле бүгенге көндә ул китапның корректурасын уку, тикшерү эшләре бара. Ике атнадан соң аны нәшер итүгә тапшырачакбыз, Аллаһы боерса. Бу китапны мөселман кардәшләребез зур сабырлык белән көтеп тора, чөнки ул күзләре күрмәүчеләрне укыту өчен дәреслек хезмәтен башкарачак”,-диде Илдар хәзрәт Баязитов.
Хатыйп ГӘРӘЙ

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!