
Мәчеттә сөекле Пәйгамбәребезгә багышланган вәгазьләр сөйләнеләчәк, салаватлар әйтеләчәк, мөнәҗәтләр укылачак. Бәйрәм татар халкының дини традицияләрен истә тотып оештырыла.
Бәйрәм чарасында Казан мәчетләре имамнары, "Мәрҗани” мәчетенә йөрүчеләр катнашачак. Шулай ук теләгәннәр әлеге Мәүлид кичәсенә килә ала.
Чараны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте оештыра дип хәбәр итте "Думрт.ру".