Бүген Нәфис Әсгать улының вафатына - ике ел

Ә кем соң Нәфис Әсгать улы Галләмов дигән сорауга күпләр тиз генә җавап та бирә алмаслар.

БӘЙЛЕ
2013 Дек 02
Ә кем соң Нәфис Әсгать улы Галләмов дигән сорауга күпләр тиз генә җавап та бирә алмаслар. Левченко бистәсендә урнашкан тәртипләрендә үзгәреш булган балалар мәктәбе директоры булды ул. Кирәк урында йомшак, кирәк урында таләпчән фигыльле кеше иде Нәфис ага.

2011 елда әле без аның белән Левченко бистәсендәге Корбан мәҗлесендә бергәләп катнаштык. Ул анда да мәхәллә халкы белән уртак телне тиз таба иде. Йөрәге чыгымлап торуы, аны төзәтү, дөресрәге, клапанын җайга салу өчен Мәскәүгә барырга кирәклеге, вакыты чыкканлыгы хакында әйтте. Әмма инде аңа Мәскәүгә барырга туры килмәде. Ул 2011 елның 2 декабрендә вафат булган.

Нәфис Әсгать улы исән чагында "Сөләйман” мәчете әһелләре белән дустанә яшәде. Ул үзләрендә тәрбияләнүче балаларны мәчеткә намаз укырга йөртте. Ә югыйсәм берәү дә аны моңа мәҗбүр итмәде. Вакыты-вакыты белән уннан артык бала мәчеткә намаз укырга йөрде. Ул аларга рухи тәрбия бирергә тырышты. Мәктәптә ул мәчет бүлмәсе дә ачты.

Шундый мөселман балаларының берсе - Гадел Сибгатуллин. Яшь егет бүген Нәфис Әсгать улы рухына багышлап, тәртипләрендә үзгәреш булган балалар мәктәбендә дога кыла. Без дә бу игелекле вә итәгатьле, рәхим-шәфкатьле бәндәгә Аллаһы Тәгалә Үзенең җәннәтеннән урын бирсен иде дип теләп калабыз.
Хатыйп ГӘРӘЙ фотохәбәре

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе