"Мәрҗәни" мәчетендә Казан ислам көллиятенең чыгарылыш курс студентларына диплом тапшырдылар. Быел көллиятне 7 шәкерт тәмамлады. Аларга үзләренең үгет-нәсихәтләрен Татарстан мөфтие урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, остазлары һәм "Әл-Мәрҗани" мәчете имамнары җиткерде.
Көллиятне тәмамлаган яшь белгечләр киләчәктә ислам нигезләрен өйрәтүче мөгаллимнәр, гарәп теле буенча тәрҗемәчеләр һәм имам-хатыйблар була ала. Көллият җитәкчелеге сүзләренчә, 4 шәкерт имам буларак ислам диненә хезмәт итүне сайлаган, ә калганнары укуларын Россия ислам институтында дәвам итәргә ниятли. Бу хакта мөфтитянең матбугат хезмәте хәбәр итә.
7-20 август көннәрендә көллиятнең яңа уку елына кабул итү комиссиясе эшләячәк.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Бир, Раббым, иман нурлары.
Иманга кайту.
Тәкәбберлек!