Август аенда "Ярдәм"дә ислам динен куәтләүгә, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән чаралар күп булды (ВИДЕО)

Казандагы "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының август аендагы эшчәнлегенә багышланган татар телендәге чираттагы видеожурналы дөнья күрде. Аны сезгә тәкъдим итәбез. Август аенда "Ярдәм"дә ислам динен куәтләүгә, физик мөмкинлекләре чикле булган кешеләргә ярдәм итүгә юнәлтелгән чаралар күп булды.

БӘЙЛЕ
2017 Сен 01. Фото:yardem.ru

Бу санда:

1. Физик мөмкинлекләре чикле кешеләрнең хаҗын оештыру (хаҗ кылырга баручыларның фикерләре)

2. Иманлы, әхлаклы балалар тәрбияләүдә мәчет каршындагы рухи-сәламәтләндерү курсларының роле. Ата-аналарын балаларын бу курсларга ни өчен йөртә? ("Ярдәм"дә ир балалар өчен эшләгән курслардан видеорепортаж)

3. Коляскада һәм култык таяклары белән йөрүчеләр, ДЦП диагнозлы кешеләр өчен "Бер-беребезгә терәк булыйк" дип аталган курслар нәрсә белән үзенә тартып тора? Алар курслардан нинди файда күрә?

4. Күзләре күрмәс булгач, "Ярдәм" дәвалау-укыту тернәкләндерү үзәгендә үзенә юаныч тапкан Әнисә Васильева - хәзер "Ярдәм" милли ислам хәйрия фондының Чувашиядәге вәкиле. Ул нәрсә белән шөгыльләнәчәк?

5. Татарстан колонияләрендә мәчетләргә һәм намаз бүлмәләренә йөрүче 600 мөселман исәпләнә. Корбан гаетен алар ни өчен түземсезлек белән көтә?

6. Традицион "Имам сүзе" сәхифәсе. Фәнис хәзрәт Миңгәрәев.

7. "Кунаклар фикере". Республикабызның Тәтеш районы әбиләре "Ярдәм"гә ни өчен кабат-кабат килә?


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе