Ашыгыч медицина ярдәме бригадалары фельдшерлары өчен симуляцион тренинглар үткәрелә

2015 нче ел азагына кадәр Татарстанның 1 меңнән артык ашыгыч медицина ярдәме бригадалары фельдшерларын укыту планлаштырыла

БӘЙЛЕ
2015 Ноя 17

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан тәүге тапкыр ашыгыч медицина ярдәме бригадалары фельдшерлары өчен “Беренче медицина ярдәмен күрсәтү” симуляцион тренинглар үткәрелә. Белемне арттыру проекты квалификация кысаларында профессиональ эшчәнлек өчен кирәкле компетенцияләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Гамәли күнекмәләрне төрле манипуляцияләрнең киң спектрына ия махсус укыту-тренировка җиһазында чарларга мөмкин булачак.

2015 нче ел азагына кадәр Татарстанның 1 меңнән артык ашыгыч медицина ярдәме бригадалары фельдшерларын укыту планлаштырыла.

Тренинглар Югары медицина технологияләре буенча белем бирү үзәгендә уздырыла.

“Татар-информ”


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе