Актаныш мөхтәсибәте балалар Сабан туена чакыра

25 июнь, якшәмбе көнне, Актанышта мөселман балалары өчен Сабантуй узачак. Чараның үткәрелү урыны - Актаныш авылы Сабан туе мәйданы. Сабан туе балаларда халык традицияләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырыла. «Республиканың, илнең киләчәге балалардан тора, ә аларның нинди булып үсүе — бездән», — дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.

БӘЙЛЕ
2017 Июн 21. aktanysh.muhtasibat.tatar

Сабан туенда төрле яшьтәге балалар өчен конкурслар, викториналар узачак, шулай ук 28 киллограммнан алып 65 киллограммга кадәр һәм аннан да авыррак категориядә билбаулы көрәш ярышлары көтелә.

Мөселман балалар Сабантуе 2017 программасы:

11:00- 11:30 Сабантуй бәйрәмен ачу. Театральләштерелгән бәйрәм тамашасы.

11:30-11:40 - Актаныш муниципаль районы Башлыгы Ф.М.Камаевның котлавы. Актаныш районы имам-мөхтәсибе Руслан хәзрәт Мортазин котлавы.

11:40 - Алдынгыларны котлау, бүләкләү.

11:50-15:00 - Бәйрәм концерты.

11:00-15:00 - Спорт ярышлары, күмәк уеннар, бәйгеләр.

12:00-12:15 - Намаз уку

Мөселман балалар Сабантуе 2017 спорт төрләре:

12:15 - Милли көрәш: үлчәнү

11:00 - 28 кг, 32кг, 35кг, 40кг, 45кг, 50кг, 55кг, 60кг, 65кг,65кг нан югары.

12:15 - Шахмат

12:40 - Озынлыкка сикерү

12:40 - Чүлмәк вату

12:40 - Картинг.

12:30 - Йөгерү: кызлар: 400м., 1000м/ егетләр: 800м., 2000м.

12:30 - Капчык белән сугышу

12:50 - Йомыркалы кашык кабып йөгерү

13:00 - Авыш баганага менү

13:15 - Чиләк белән су ташу

13:30 - Ласта киеп йөгерү

13:10 - Әтәчле баганага менү

13:40 - Капчык киеп йөгерү

13:30 - Җепкә бәйләнгән уенчык кисү.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе