
Казанның “Адмирал” сәүдә үзәгендә чыккан янгында бер ханым һәлак булган. Аның кем икәнлеге әлегә ачыкланмаган.
15 сәгать 20 минутка булган мәгълүматлардан күренгәнчә, янгын сүндерү урынында медицина ярдәме сорап 22 кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 9ы амбулатор дәвалануга җибәрелгән. Калганнар 12 нче һәм 7 нче шәһәр хастаханәләренә озатылган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.