Сабыйлар белән шулай ук гарәп һәм инглиз теле мөгаллимнәре дә шөгыльләнә.
Балаларга дөрес сөйләм, танып белү, татар теле, рәсем ясау, әвәләп ясау дәресләре керә, кәгазь кисеп әйберләр ясарга өйрәтәләр. Укучылар бик теләп “Тәрбия” иртә үсеш төркеменә йөриләр. Алар белән яхшы, ярдәмчел, һәрбер балага игътибарлы тәрбиячеләр шөгыльләнә дип хәбәр итәләр мөхтәсибәттән.