28 июньдә мәдәни мирас корылмаларын өйрәнүгә, саклауга багышланган парламент тыңлаулары узачак

Агымдагы елның 28 июнендә ТР Дәүләт Советында “Мәдәни мирас корылмалары: өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру проблемалары” дигән темага...

БӘЙЛЕ
2012 Июн 14
Агымдагы елның 28 июнендә ТР Дәүләт Советында "Мәдәни мирас объектлары: өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру проблемалары” дигән темага парламент тыңлаулары узачак. Бу хакта бүген парламентның Президиум утырышы вакытында ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев хәбәр итте.

"Соңгы вакытта бездә мәдәни мирас объектлары белән бәйле мәсьәлә үзенә бер аерым яңгыраш алды. Бу, беренче чиратта, ТР Президентының 2012 елны ТРның тарихи-мәдәни мирас елы дип игълан итүе белән бәйле”, - дип хәбәр итте ул. - Казанда 2013 елда Универсиада уздыруга әзерлек тә мәдәни мирас объектларын өйрәнү, саклау һәм популярлаштыру буенча эшнең активлашуына китерде”.

Билгеле булганча, агымдагы елда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның йөкләмәсе буенча парламент депутатлары да бу эшкә кушылды: 13 депутат Казандагы 14 мәдәни мирас объектын үз күзәтчелегенә алды. Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты әлеге проблема буенча ике утырыш уздырды.

2012 елның 1 гыйнварена алынган мәгълүматларга караганда, Татарстанда дәүләт саклавында 1513 мәдәни мирас объекты бар. Аның 140тан артыгы – федераль, 155е – республика, 312се муниципаль әһәмияттә.

Разил Вәлиев хәбәр иткәнчә, әлеге мәсьәлә гадәти түгел, ул тулы бер комплекс чараларны гамәлгә ашыруны таләп итә.
Чыганак: "Татар-информ"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© ИА "Татар-Ислам"
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 16+. т.8 9655883326
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе