23 августта - Татарстандагы дини уку йортлары җитәкчеләре киңәшмәсе

23 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә сәгать 10.00 дә “Татарстанда дини мәгариф: дини уку йортлары эшчәнлеге, методик тәэмин ителеш һәм яңа уку елына әзерлек” дип аталган...

БӘЙЛЕ
2012 Авг 17
23 августта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә сәгать 10.00 дә "Татарстанда дини мәгариф: дини уку йортлары эшчәнлеге, методик тәэмин ителеш һәм яңа уку елына әзерлек” дип аталган киңәшмә уздырыла. Әлеге киңәшмәдә дини уку йортларын яңа уку елына әзерләү һәм дини белем бирү сыйфатын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралачак. Киңәшмәдә мөфти вазыйфаларын башкаручы Габдулла хәзрәт Әдһәмов, Россия ислам университеты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин, "Мөхәммәдия” мәдрәсәсе ректоры Наил хәзрәт Яруллин, Казан Ислам көллияте директоры Мансур хәзрәт Җәләлетдин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Илъяс хәзрәт Җиһаншин һәм башка уку йортлары җитәкчеләре катнаша. Киңәшмәдә Габдулла хәзрәт Әдһәмовның "Гакыйда” китабын тәкъдир итү булачак.

Шулай ук чара кысаларында уку йортлары җитәкчеләре журналистларның дини белем бирүгә кагылышлы сорауларына җавап бирер дип көтелә.
Чыганак: "Думрт.ру"

Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе