
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалаган законда ТРда пенсионерларның яшәү минимумы 7526 сум күләмендә расланган. "Пенсиягә федераль социаль түләүләр күләмен билгеләү өчен 2016 елда Татарстан Республикасында пенсионерларның яшәү минимумын билгеләү турында"гы закон Татарстан Президентының рәсми сайтында басылган.
Закон 2015 елның 17 октябрендә ТР Дәүләт Советы тарафыннан кабул ителгән. Ул рәсми төстә басылганнан соң 10 көннән үз көченә керә.
«Татар-информ»