2016 ел Татарстан мөселманнары өчен Хәнәфи мәзһәбе елы булачак

Хәнәфи мәзһәбе мәктәбе ул бабаларыбыз сайлаган юл һәм без бу юлны дәвам итәргә тиеш, дип саный Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

БӘЙЛЕ
2016 Янв 12

Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан 2016 ел “Хәнәфи мәзһәбе елы” дип игълан ителде. Бу хакта 29 декабрьдә Казанда узган Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең елның соңгы пленум утырышында игълан ителде, диелә нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәрендә.

“Хәнәфи мәзһәбенең асылын аңлату бик мөһим. Хәнәфи мәзһәбе мәктәбе ул бабаларыбыз сайлаган юл һәм без бу юлны дәвам итәргә тиеш. Әлеге ел уңаеннан хәнәфи мәзһәбе галимнәренең китапларын чыгару, төрле конференцияләр үткәрү, республика олимпиадасын уздыру һәм башка эшләрне оештыру каралган”, — диде анда ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин.
"Татар-информ"


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе