Коръәннең бер хәрефен дә белмәгән кеше җимерелгән өйгә охшый

Тулаем Коръәнне ятлап, аны йөрәгендә саклаган кеше “хафиз” дип атала.

БӘЙЛЕ
2025 Июн 13

Тулаем Коръәнне ятлап, аны йөрәгендә саклаган кеше “хафиз” дип атала. Кемдер әйтергә мөмкин, бу һич тә мөмкин эш түгел яисә бик тә авыр гамәл дип. Юк, бу алай түгел. Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә: “Дөреслектә, Без сезгә Коръәнне иңдердек һәм Без аны Үзебез саклаячакбыз”,-ди. (“Әл-Хиҗрә”сүрәсе, 9 нчы аять.) Икенче аятьтә болай диелә: “Аллаһ Тәгалә кешегә кулыннан килмәгәнне йөкләми”. (“Сыер” сүрәсе, 286 нчы аять.)

Коръән-хафизлар нинди булырга тиеш?

- Кемнедер мәҗбүриләп Коръән ятлаталар икән, ул хафиз булып җитешмәячәк. Физик көч кулланганда балалар Коръән-хафиз булып чыкмыйлар. Яхшы нәтиҗә, үзең яхшылап тырышканда, көч куйганда гына булачак. Бәләкәй балаларга уку вакытында үзеңнең йомшаклыгыңны да күрсәтмәскә кирәк, алар бу вакытта тырышлыкларын югалтырга мөмкинләр. 15 яшьтән узганнар инде үз көчләрен куеп, тырышырга тиешләр.


Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә Коръәнне аңларга һәм аны өйрәнергә мөмкинчелек бирми. Бөтен кешедә җиңел генә хафиз була алса, Коръәнгә хөрмәт калмас иде. Хафиз булу өчен бик күп имтиханнарны үтәргә кирәк. Шул сынауларны үтсәң генә Аллаһ сиңа Коръәнне бирә. Гөнаһ гамәлләр күбрәк кылган саен, Коръән истә калмый. Чөнки күпләрнең башлары дөнья мәшәкатьләре белән тулган.
 

Коръәнне махсус алымнар белән өйрәнәләр.

- Әлбәттә, төрле ысуллар бар. Кемдер бер битне бик күп тапкыр укый (100-300 мәртәбә), ә кемдер берешәр аятьләп өйрәнү белән ятлый. Иртә белән ятлап, кич белән кабатласаң, ятлаганың озаграк истә тора. Ятладың да, калдырдың түгел, ә һәрдаим кабатлап тору ләзем.

-Ашауга килсәк, нинди ризыкларга өстенлек бирергә?

-Иртә белән сөт эчәргә тәкъдим ителә. Күп итеп ашау сәгать уннарга башны йоклау халәтенә китерә. Шуннан соң баш ялкаулана. Ә төшке ашта туклыклы ризыклар ашау бик мәслихәт. Чөнки өйлә намазы укыла, аннан соң ял итеп аласың. Кичкә шулай ук яхшылап ашарга рөхсәт ителә. Шунысы бар: Коръән ятлаганда кешенең карыны тиз ача. Әмма бу зыянлы түгел. Коръән кешегә дару кебек тәэсир итә.

- Хафиз булганнан соң, көнгә ничә җүз кабатлау кирәк?

- Иң кимендә бер җүз кабатлау кирәк. Кабатлау өчен яхшы вакытлардан булып иртә һәм кич санала. Коръән өчен аерым бер вакыт кирәк түгел үзе, аны һәрвакыт кабатлау, ачып тору кирәк. 24 сәгать кешегә болай гына бирелмәгән.

- Коръән ятлаудан тыш, хафизлар ниләр белән шөгыльләнә?

- Әлбәттә, алар гадәти кешеләр кебек, төрле эш белән шөгыльләнәләр. Спорт, ял итү дисеңме. Шунысы мөһим, Пәйгамбәребезнең сөннәтен яхшылап үтәү аларның тормышында зур урын алып торырга тиеш. Иртәнге, кичке догаларны уку, әхлак кагыйдәләрен үтәү кебек. Никадәр сөннәт гамәлләрне күбрәк үтисең, шулкадәр хәтерләү сәләте яхшыра. Ә кирәкмәгән сүзләр сөйләү, гамәлләр кылу хәтерне начарайта. Шуңа күрә Коръәнне ятлау да авырлаша.

- Хәдис шәрифтә: “Җәннәткә беренче керүче кеше - ул Коръәнхафиз, тәмугка беренче керүче дә – Коръән-хафиз”,-дип әйтелә.

-Ният зур урын уйный. Әгәр дә дөрес ният куелмаган булса, кеше Мәккәгә барып, Коръән ятлап кайтса, Казанга кайткач онытачак. Шундыйлар да бар, Коръәнне укыганда тегендә-монда йөреп укыйлар, бу зур тәртипсезлек һәм хөрмәтсезлекне күрсәтә. Коръәннән бер генә хәреф уку да, изге гамәл булып тора бит. Әгәр кеше авырлыклар белән укый икән, укуын дәвам итсен. Чөнки аңа хафизлардан да күбрәк савап язылачак, иншә Аллаһ. Шундый хәдис бар: “Коръәннең бер генә хәрефе дә булмаган кеше җимерелгән өйгә тиң”, диелә анда. Әт-Тирмизидән килә бу хәдис. 


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе