Изге җомга көне мөбәрак булсын! Ярдәмгә мохтаҗларга мәрхәмәтле булыйк! (ВӘГАЗЬ)

Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм: “Дөреслектә бу өммәткә Аллаһы Тәгалә көчсезләр, аларның кылган догалары бәрәкәтендә җиңү бирә”, - дип әйтте. Ягъни зәгыйфьләр бәрәкәтендә Аллаһы Тәгалә безгә җиңүне һәм яшәү чыганагын насыйп итә. Ни өчен алай соң? Чөнки көчле кеше үзенә таяна. Мин көчле, үзем булдырам, дип уйлый. Ә зәгыйфь булган бәндә тулысынча Аллаһы Тәгаләгә ышана, сыгына, таяна, Аннан гына рәхмәтен, ярдәмен, җиңеллеген сорый.

БӘЙЛЕ
2023 Мар 31

<

Әгүүзү билләһи минәшшәйтаанирраҗиим. Бисмилләәһиррахмәәниррахиим.

 Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә һәм сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләмгә күңелебездән чыккан салават шәрифләребез булсын.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәтүһ Әбү Һүрайра радыйяллаһү ганһү сөйли. Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм: “ Аллаһы Тәгалә каршында зәгыйфь мөэмингә караганда көчле мөэмин яхшырак һәм Ул аны күбрәк ярата . Әмма икесендә дә хәер бар. Үзеңә файда булган нәрсәгә ашык, Аллаһы Тәгаләдән ярдәм сора һәм беркайчан да көчсезлегеңне күрсәтмә. Әгәр сиңа авырлык килсә, беркайчан да: “Мин шулай эшләсәм, болай булыр иде”, - дип әйтмә.

“Бу Аллаһы Тәгаләнең тәкъдиреннән, нәрсә Ул теләде, шулай эшләде”, - дип әйт. Чөнки “әгәр” сүзе шайтанга юл ача”, - диде Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләм:   “Дөреслектә бу өммәткә Аллаһы Тәгалә көчсезләр, аларның кылган догалары бәрәкәтендә җиңү бирә” , - дип әйтте.

 Ягъни зәгыйфьләр бәрәкәтендә Аллаһы Тәгалә безгә җиңүне һәм яшәү чыганагын насыйп итә. Ни өчен алай соң? Чөнки көчле кеше үзенә таяна. Мин көчле, үзем булдырам, дип уйлый. Ә зәгыйфь булган бәндә тулысынча Аллаһы Тәгаләгә ышана, сыгына, таяна, Аннан гына рәхмәтен, ярдәмен, җиңеллеген сорый Әгәр патша белән халык, галим белән надан, бай белән фәкыйрь, көчле белән зәгыйфь кеше арасында бәйләнеш булса, Аллаһы Тәгалә Үзенең рәхмәтен, ярдәмен һәм бәрәкәтен насыйп итәр/

Әлбәттә, Аллаһы Тәгалә барыбызны да сыный. Аллаһы Тәгалә: “Ул үлемне һәм тереклекне халык кылды, йөкләмәләр йөкләп, сезне сынар өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белер өчен, Ул һәрнәрсәдән өстен вә ярлыкаучы”, - диде (әл-Мүлк сүрәсе, 2 аять) Ий мөэминнәр! Без сезне, әлбәттә, сыныйбыз куркынычлардан бер куркыныч биреп, ачлык биреп, малларыгызны киметеп, сәләмәтлекләрегезне киметеп, көтмәгәндә якыннарыгызны үтереп, игеннәрегезне һәм бакча җимешләрегезне киметеп. Аллаһыдан сынар өчен бирелгән төрле авырлыкларга риза булып, һаман Аллаһы Тәгалә юлыннан баручы чыдамлы мөэминнәрне Аллаһының рәхмәте һәм җәннәте белән шатландыр! (әл-Бәкара сүрәсе, 155 аять).

 Әллә кешеләр иман китердек дигәннәреннән соң төрле авырлыклар белән Аллаһы Тәгалә тарафыннан имтихан ителмәбез дип уйлыйлармы? Тәхкыйк болардан элек тә төрле сыйныф кешеләрен бәла-каза һәм авыр мәшәкатьләр белән сынап карадык, кемнең иманы хак һәм кемнеке ялган шуны белмәк өчен Аллаһы Тәгалә мөселманнарны төрле авырлыкларга салды (Гәнкәбут сүрәсе, 2-3 аятьләр) Барча кеше үлем ачысын татучыдыр, Без сезне сырхау, ачлык кеби яманлык илә вә сәламәтлек, байлык кеби яхшылык белән сыныйбыз, яки саваб белән гөнаһ арасында сезне сыныйбыз, боларны сезгә фетнә кылып сынау йөзеннән, соңра хөкем ителергә Безгә кайтырсыз. (Әнбия сүрәсе, 35 аять) Әйтерләр: "Сезгә сәлам булсын! Тыныч, имин булыгыз! Дөньяда бөтен авырлыкларны күтәреп, хак динне тотканыгыз өчен!" Вә бу җәннәтләр сезгә ни хуш нигъмәт. (Рәгыд сүрәсе, 24 аять)   Бервакыт Гайсә галәйһиссәләм Аллаһы Тәгаләдән: “Ни өчен Син кешене сукыр итеп яралтасың?” – дип сорый.      

 

 Аллаһы Тәгалә: “Алар аша Үземнең кодрәтен күрсәтер өчен”, – дип җавап кайтара. Безнең җәмгыятебездә төрле дәрәҗәдәге инвалидлар бар. Алар арасында - күрмәүче, чукрак-телсез, коляскада булган кешеләр. Әле тагын күрмәүче-чукрак-телсез булганнары да бар. Аларны күргәч, бездә кызгану хисе уяна. Әмма аларда яшәргә зур теләк, омтылыш күренеп тора һәм алар үзләрен җәмгыятебезгә файдалы булуын телиләр. Без аларга бу теләкләрен тормышка ашыру өчен шартлар тудырырга тиешлебез Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм : “Бер күрмәүчегә 40 адым атларга ярдәм иткән кешегә җәннәт ваҗип (тиеш) булыр”, - диде Пәйгамбәр галәйһиссәләм сөйләвенчә, бер кеше эссе-кызу вакытта хәлсез-сусаган эткә су эчерткән өчен, Аллаһы Тәгалә аның барча гөнаһларын ярлыкады. Бу риваятьтән чыгып, шуны әйтергә була, Аллаһы Тәгалә эткә булышкан өчен генә, барлык гөнаһларын кичерә, ә инде без шушы ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышсак, Аллаһы Тәгалә нинди безгә зур әҗер-сәвабын һәм дәрәҗәсен бирер   Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә, ризалыгына ирешү өчен бу бәндәләр безгә зур этәргеч, сәбәп булып торалар.

 

Аларга ярдәм кулын сузып, без үзебез өчен, дөньябыз һәм ахирәтебез өчен күп саваплар җыябыз. Моннан чыгып, шуны әйтергә була: алар безгә түгел, ә без аларга әҗер-савапка ирешү өчен мохтаҗбыз/

 

   Кыямәт көнендә Аллаһ бәндәсенә: «Йә Адәм баласы, авырдым, хәлемне белмәдең», – дип әйтә.        Ул: «Йә Раббым, ничек хәлеңне белим, Син бит галәмнәрнең Раббысы», – дип сорый.

Аллаһ аңа: «Белмәдеңме син, фәлән бәндәм авырды. Син аның хәлен дә белмәдең. Белмәдеңме син, кардәшеңнең хәлен белгән булсаң, Мине шунда табар идең. Йә Адәм баласы, синнән ашарга сорадым, ашатмадың», – ди.

Бәндә: « Йә Аллаһ, ничек Сине ашатыйм, Син бит галәмнәрнең Раббысы?» – дип әйтә. Аллаһ: «Белмәдеңме син, фәлән бәндәм синнән ашарга сорады, син аны ашатмадың. Ашаткан булсаң, ул нәрсәне Минем хозурымда табар идең. Әй Адәм баласы, синнән эчәргә су сорадым, эчертмәдең», - ди. Кеше: «Йә Раббым, ничек Сине эчертим, Син бит галәмнәрнең Раббысы», - ди.

 

Аллаһ: «Фәлән бәндәм синнән эчәргә сорады, эчертмәдең, Белмәдеңме син, аны эчерткән булсаң, әҗерен Миндә табар идең», – дип җавап бирә.

   Хәдистән шуны аңларга була: Аллаһы Тәгалә ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә якынрак. Раббыбыз Аллаһка якынаерга, Аның ризалыгына-рәхмәтенә ирешергә телибез икән, без һәрвакыт бу бәндәләргә игътибар биреп, аларны ихтирам-хөрмәт итеп, ярдәм кулын сузып яшәргә тиешлебез.

 Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйк-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде.

Әмин.  


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе