«Аның оештыру осталыгы зур»
Иҗтимагый ярдәм штабы составына җәмәгатьчелек фикере лидерлары, профессионаллар керә. Алга таба штаб вәкилләре сайлау алды чараларында катнашачак, муниципаль районнар һәм шәһәр округларына чыгачак. Республикадагы җәмәгатьчелек фикеренең абруйлы 28 лидеры хакимият белән гражданнар арасында нәтиҗәле аралашу барлыгын да искәртә.
Рәис, штаб әгъзалары белән очрашу вакытында Илдар хәзрәт Баязитовны аерып күрсәтеп, аның оештыру осталыгын югары бәяләде. «Менә «Ярдәм» мәчете имамы. Уникаль кеше. Күпләр аны белми. Мин аның авыз ачу – ифтарларны ничек оештырганын күрәм. Мин үзем аның кебек оста итеп эшли алмас идем. Аның оештыру осталыгы зур, ләкин аны беркем дә күрми, аны беркем дә белми», – диде Рөстәм Минниханов.
«Россиядә тиңнәр юк»
Илдар Баязитов актив хәйрия эшчәнлеге алып бара. «Ярдәм» фонды карамагында Россиядә бердәнбер булган күрү буенча һәм ДЦП диагнозлы инвалидларны укыту-тернәкләндерү үзәге эшли. Урамдагы мохтаҗларны ашата. Фонд инде 20 еллап күрмәүче, сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләрне тернәкләндерү юнәлешендә эшли. Россиядә «Ярдәм»гә тиңнәр юк. Ятимнәр өчен йорт, сырхаулар өчен спорт комплексы, Балтач һәм Апас районында дини белем бирүче, рухи яктан ярдәм күрсәтүче үзәкләр, Левченко бистәсендә мәдрәсә, сукырлар өчен типография кебек бихисап эшләре бар. Шулай ук тагын бер зур тернәкләндерү үзәге, ике мәдрәсә төзелеп ята. Картлар йорты да планга кергән…
«Җәмгыятькә хезмәт – сөрелмәгән чирәм җирне хәтерләтә. Монда ихлас теләк тә, аны тормышка ашыру мөмкинлеге дә кирәк», - дип сөйли Илдар Баязитов.
«Барысы да кешеләргә хезмәт итүдән башлана»
– Илдар хәзрәт, 2025 елның язы вакыйгаларга бай булды: изге Рамазан ае, бөек Корбан бәйрәме. Һәм мөселман дөньясында төп икътисади вакыйгаларның берсе – «Россия – Ислам дөньясы» Халыкара икътисади форумы. Шул уңайдан сорау: Сез Россиядә ислам үсешен ничек күрәсез?
– Мондый сорауларга төгәлрәк итеп өммәт һәм җәмгыять тарафыннан танылган мөфтиләр яхшырак җавап бирә алыр. Ә мин бары тик имам, җәмәгать эшлеклесе буларак, 20 еллык тәҗрибәдән чыгып күргән идеяләремне тәкъдим итә алам. Әйдәгез, шундук әйтеп куйыйк: Россиядә ислам үсеше - һич тә әйләнә-тирә мохитне исламлаштыру түгел. Минем өчен Россиядә исламның үсеше - мөселманнарның сыйфаты үсеше. Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.) бу хакта болай дигән: «Сез күп булырсыз, ләкин сез агым уңаена йөзүче диңгез көбекләре сыман булырсыз». Пессимист булырга теләмим, әмма кайбер чагыштырулар бүген бик урынлы. Гомумән, барысы да кешеләргә хезмәт итүдән башлана, дип уйлыйм. Бу өлкәдә яхшы эшләсәк, озак еллык стратегик нәтиҗәләргә ирешә алабыз.
«Халык белән эшләү өммәт үсешен югары күтәрә ала»
– Димәк, мәчетләрдә хәйрия фондларын ачарга кирәкме?
– Бу төп юнәлеш түгел. Дини оешма эшчәнлеге хәйриячелек белән генә чикләнә алмый. Үзебезнең мөфтиятне мисал итеп китерә алам: заманча тәфсирләр бастырыла, телевидение, федераль медиа порталлар, мәгариф - мәчет бусагасыннан академиягә кадәр - эшли! Барысына да булышырга кирәк, алар үсәргә тиеш. Тик барысына да акча таләп ителә. Халык белән эшләү өммәт үсешен югары күтәрә ала.
– Сез вакыфлар турында әйтәсезме?
– Вакыф, зәкәт, сәдака, иганәчелек һәм башка төрле матди ярдәм – хезмәт кораллары гына. Аларның асылын төптән аңларга кирәк. Әйтик, зәкәт бик тирән мәгънәле әйбер. Ул Аллаһка якынайта, мөлкәтне чистарта, ярлы һәм башкаларның хокукларын яклый. Вакыф эше – әҗер-савап чишмәсе. Аны диндарлар әле аңлап та бетерә алмый.
– Ләкин интернетта бу турыда җитәрлек мәгълүмат бар бит. Болар барысы да билгеле һәм мөселманнар ул темаларны читләтеп уза.
– Мәгълүмат күп. Тик, бу мәгълүмат кына. Интернеттагы хәбәр - символлар җыелмасы, аларны укып кына кеше мәрхәмәтнең тулы спектрын тоя алмый. Моны аңлау өчен шартлар тудыру - социаль хезмәтнең иң мөһим бурычларының берсе. Бу бер яклы гына хәрәкәт түгел. Ярдәмне бирүче дә, ярдәмне алучы да файда яки сөенеч күрсен. Әйтик, банкротлык алдында торган эшкуар соңгы акчасын биреп, тиздән үз авырлыкларыннан котылган үрнәкләр күп булды. Ярдәм итүчегә Аллаһ үзе дә ярдәм итә.
«Бар кеше дә социаль хезмәттә катнаша алмый»
– Социаль хезмәтне үстерү мәчетләрдә хәйрия инициативаларын үстерүне аңлатамы?
– Өлешчә аңлата. Тик һәркемнең үз роле бар: кемдер галим, кемдер оратор, кемдер оештыручы-менеджер. Бар кеше дә социаль хезмәттә катнаша алмый. Тик һәркем бу өлкәнең мөһимлеген аңларга тиеш. Мәсәлән, мәчетләрне алыгыз: иң авырткан урын - коммуналь түләүләрне каплау, ремонт, көнкүреш проблемаларын чишү. Мәдрәсә укытучылары да бик аз хезмәт хакына эшли. Алар бит зур авырлык һәм вакыт белән тырышып дини белем бирә. Без аларга югары таләпләр куябыз. Тик ярым-йорты хезмәт хакы белән генә мөгаллимнәрдән, руханилардан яхшы дини белемне таләп итеп булмый.
– Димәк, без диннең эчке кыенлыклары турында сөйләшәбез?
– Киресенчә, дини булмаган хәйрия фонды аша, бүгенге мөселманнарның социаль хезмәте – дәгъват кына (миссионерлык) түгел, ә дин турындагы тискәре стереотипларны җиңү, дип расларга мөмкин. Бүген ил җитди социаль һәм геосәяси проблемалар белән очрашканда, дини һәм дөньяви көчләрне берләштерү кирәк.
«Халыкка хезмәт итү башкаларга безнең ачык йөзебезне күрсәтә ала»
– Мәхәллә-мәчетләр нәрсә эшли ала?
– Бездә җәмгыять белән эшләр өчен киң мәйдан бар: ихлас ният, кешеләргә булышу теләге һәм дөньяви тормышны берләштереп, изге фикерләрне тормышка ашыру таләп ителә. Ватанны саклаучыларның гаиләләренә булышу, ялгыз картлар, ятимнәр, яшьләр программалары, табигатьне саклау кебек кичектергесез эшләр бар. Ләкин вак-төяк нәрсәләрне яки чынбарлыктан ерак булган борынгы темаларны күпертеп вакыт уздыручы мөселманнар күп. Ә менә социаль ярдәм исә диндарларны гади халыкка якынайта, җиргә төшерә ала. Халыкка хезмәт итү чынбарлыкка кире кайтара, башкаларга безнең ачык йөзебезне күрсәтә ала.
«Яхшылыкны бергәләп эшли башласак, уртак юллар табылачак»
– Сезнең сүзләр идеология кебек яңгырый...
– Бер нәрсә дә уйлап чыгарасы юк. Барысы да күптән билгеле инде. Мәсәлән, өммәтне берләштерү проблемасын алыйк. Дөресен генә әйткәндә тулысынча берләшү – хыял гына. Ләкин яхшылыкны бергәләп эшли башласак, уртак юллар табылачак бит. Шулай ук бергәләп изгелек кылу, нинди генә эш булмасын, диннәр арасындагы чикләрне бетерә. Без көн саен диярлек шуны күрәбез: волонтерлар килеп, дини карашлары төрле булуга карамастан, мохтаҗларга булыша. Аллаһы Тәгаләне танып бетерә алмаган кеше яхшылыкка омтыла икән, нигә без, намаз укучы мөселманнар, шул омтылуны төп эшебез итеп кабул итә алмыйбыз?
Имамнар күзлегеннән караганда, социаль хезмәт терминын бераз киңәйтеп, «клиентларга» игътибарлы булырга кирәк, дип тә әйтер идем. Бизнес хуҗаларын да, гади кешеләрне дә финанс күрсәткечләргә түгел, ә кешеләргә булган мөнәсәбәтенә карап бәялиләр. Имамнар кешеләр ихтыяҗына игътибарлырак булса, безнең илдә ислам үсеше сизелерлек күтәреләчәк.
Диндарларны кайгырту җитми. Дини белем сыйфатын арттыру кирәк. Вәгазьләр матур һәм кирәкле, ә мәчетләр уңайлы булырга тиеш. Кечкенә генә бер мисал. «Ярдәм» ишегалдындагы чәчәк бакчасы мөселманнарны гына түгел, ә гади юлаучыларны да җәлеп итә. Кешеләр керә, йөри, фотога төшә. Бу да җәмгыять белән элемтә коруның бер төре: әйләнә-тирәне үзгәртеп, матурлык аша без ислам динен пропагандалыйбыз, бар кешене яхшылыкка чакырабыз. Дөрес, һәрвакыт канәгать булмаган кешеләр дә булачак. Без гаеп эзләүчеләрне түгел, үз ялгышларыбызны гына киметә алабыз. Дини кешеләрнең көчен, талантын күрсәтү өчен күбрәк өлкәләрне ачарга, төрле яклап тырышырга кирәк.
«Гакыйда» буенча яшәргә теләсәк, әйләнә-тирәне яхшыртыйк»
– Ләкин күпләр чит ил вәгазьчеләренә мөрәҗәгать итә, аларны имамнары итеп сайлый...
– Үзем имам булсам да, урамда кара никаб белән битен каплап йөргән кыздан сакланам. Аның ни уйлаганын аңлыйм, ләкин аның кыяфәте урынсыз, күпчелек кешегә ошамый, күңелсез хәлләргә китерергә мөмкин. Кара кием киеп ул нәрсәгә ирешә? Кайберәүләр динне шәхси зәвыгы, иллюзияләре өчен аренага әйләндерә. Бу сәламәт күренеш түгел. Кем гаепле? Бәлки, без андый кызга ислам динен тиешенчә җиткермәгәнбездер, бәлки аның психологик үзенчәлекләре бардыр? Әйе, чит илләрдәге шәехләргә иярүче мөселманнар да бар. Ләкин алар бик аз. Гадәттә, мондый кешеләр - протест күрсәтүче кешеләр, һәм алар исламны - әйләнә-тирә дөньяга каршы торуның бер төре итеп сайлаган.
Мин мөселманнарга адекватлык, аек акыл теләр идем. Дөньяви дәүләт дини кешеләр өчен искиткеч отышлы, уңайлы мохит тудыра бит! Чөнки бездә икейөзлелек юк. Беркем дә мәҗбүр иткән өчен яулык киеп, яки сакал үстереп йөрми, кыланмый. Кешеләр ирекле, шуңа күрә алар ихлас. Теләгән кеше мәчеткә яки гыйбадәтханәгә бара, теләгәне төнге клубка юл ала. Бу аларның ирекле сайлавы. Аллаһы Тәгалә биргәнне кадерләргә, рухи сыйфатларны яхшырту өстендә эшләргә кирәк. Исламны дөрес аңларга, дөрес «гакыйда» буенча яшәргә теләсәк, әйләнә-тирәне яхшыртыйк. Һичьюгы кечкенә бер эш белән булса да: капка төбен чистартыгыз, күршедәге әбигә булышыгыз, якыннарга елмаегыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/ildar-xazrat-bayazitov-islamnyn-usese-ailana-tira-moxitne-islamlastyru-tugel-5907156

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре