“Күп санлы эшмәкәрләр, дин әһелләре, төрле дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләре белән аралашканда, хәйриячелекнең бүген вакытлы гына күренеш түгел, ә уңышлы кешеләрнең аңлы рәвештә сайлап эшли торган даими эше булуы күренә”, — дип фикер йөртә “Ярдәм-Помощь” гомуммилли фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов.
Илдар хәзрәт җәмәгатьчелек аңында хәйриячелек хакында үзгәрешләр турында сөйләде. Әңгәмәдә ул ничек итеп хәйриячелекнең хоббидан социаль проблемаларның гаять зур катламын хәл итәргә сәләтле реаль көчкә әверелүен аңлатты. Берочтан дәүләтнең коммерцияле булмаган оешмалар (КБО) үсешенә акча кертергә теләгән бизнеска нинди мотивация тәкъдим итә алуын сөйләде.
Иҗтимагый оешмалар — реаль көч!
— Илдар хәзрәт, хәйрия өлкәсендә узган биш елга йомгак ясый аласызмы? Сез, фонд җитәкчесе буларак, бу өлкәдә җәмгыятьтәге үзгәрешләрне ничек бәяләр идегез?
— Үзгәрешләр бик зур! Элегрәк, биш ел элек тә, хәйриячелек күбрәк хобби буларак аңлашыла иде. Бүген исә җәмгыять тә, һәм, миңа калса, хакимият тә, коммерцияле булмаган иҗтимагый оешмаларның социаль проблемаларның зур катламын хәл итәргә сәләтле реаль көч булуын аңлады. Мин хәтта коммерцияле булмаган секторның үсеше — җәмгыятьнең тәррәкыяте ягъни цивилизацияе күрсәткече, дип әйтер идем. Ягъни, кешеләр тормышның теге яки бу өлкәсе өчен үз җаваплылыгын аңлый, аны дәүләт җилкәсенә күчерми. Һәм бу эшләр социаль өлкәдә генә очрамый. Әйтик: экология, фән, спорт — бездә тормыш эшчәнлегенең һәр юнәлеше буенча диярлек үз иҗтимагый оешмалары, активистлары, волонтерлары бар бит.
Эшкә ихлас йөрәкләр алынса
— Коммерцияле булмаган оешмалар саны арту әлеге сегментны финанслау үсеше белән тулысынча бәйле түгел бит. 2017 елдан бирле илдә иң эреләрдән булып Президент грантлары фонды эшли…
— Менә нәкъ шул грантлар эшли башлагач, алар турында контрольсез акча капчыклары дигән ялгыш фикер пәйдә булды кебек. Минем күзәтүләремчә, бүген без, иҗтимагый оешмалар, фондлар, барыбыз да бу фикернең ялгыш булуын уңышлы гына инкарь итеп киләбез. Хәзер бик күпләр грантка проектлар яза, бәйгеләрендә җиңә, тормышка ашыра, хисап тота. Аңлыйсызмы икән, грант эшчәнлеге — ул бит эшмәкәрлек түгел, чиста хәлдә акча эшләү түгел. Бу — акча табышын китерми торган үз проектыңны, идеяңне тормышка ашыру мөмкинлеге генә. Ул кешеләргә ярдәм итәргә, нинди дә булса иҗтимагый проблеманы хәл итәргә булыша.
Мин финанс өлешеннән тыш, КБО өлкәсендә гаять зур тәрбия, өйрәнү, остару функциясен дә күрәм. Җәмәгать эшлеклеләре проектлау фикерләвен үстерергә, максатларны дөрес итеп куярга, ышанычлы бурычлар формалаштырырга, чын бюджетлар һәм аларга нигезләмәләр эшләргә өйрәнә. Бу гомуми һәм дәвамчан хәрәкәт киләчәктә үз җимешләрен бирәчәк әле
Әлбәттә, матди өлешне тулысынча игътибарсыз калдырырга ярамый. Ләкин бит, икенче яктан караганда, бүлеп бирелгән акчалар, грантлар турыдан-туры аерым кешеләрнең теләктәшлегеннән башка тормышка ашырыла аламы? Дөресрәге, кемдер бит акчаларны үзләштерергә мөмкиндер? Шуңа күрә югары хыяллар бары тик зур өметләр белән мотивацияләнгәндә, ихлас йөрәкле кешеләр, идея авторлары һәм башкаручылар булганда гына ирешелә. Иҗтимагый активистлар мохиты — ул шундый ихлас йөрәкләр дөньясы.
Тигез мөмкинлекләр мохитен булдыру
— Россия Төзелеш министрлыгы 2020 елда яшәү тирәлеге уңайлы булган шәһәрләр рейтингын ясаган иде. Анда Казан ил буенча дүртенче урында иде. Бүгенге көндә Татарстан башкаласында сәламәтлеге чикле кешеләр белән эшләү динамикасын сез ничек бәяләр идегез?
— Уңайлылыклар тагын да артты. Сер түгел, гади кеше нигездә, авыр тормыш хәлендәге инвалидларны да, бомжларны да, башка кешеләрне дә, күрергә теләми. Тик, бүген барыбер вәзгыять яхшы якка үзгәрә. Кешеләр инвалидлар белән аралаша, күбрәк эш итә башлады. Хәзер Казандагы күп урыннар уңайлы мохит нормаларына җавап бирә. Менә Казандагы Серов урамында гариплеге булган кешеләр өчен тулысынча җайлаштырылган тулы бер бульвар ачылды һәм башка бик күп нәрсәләр бар.
Алар безне саклады, без аларны сакларга тиеш!
Инвалид яки инвалид булмаган кешеләр өчен тигез мөмкинлекләр мохитен булдыру кирәклеге көн кебек ачык. Кешеләр бит инвалид яки инвалид түгел диеп бүленми. Бүген, без нәкъ менә инвалидларны социаль тернәкләндерү программаларын оештырган вакытта, бу тема аеруча актуальләште. Илне саклаучылар әйләнеп кайткан вакытта, сәламәтлеге какшаган кешеләргә ярдәм итүгә ихтыяҗ зур булачак. Аларның исәнлеге, саулыгы өчен без бурычлы. Алар безне саклады, без аларны сакларга тиеш.
Әниләр хаста балалар белән ялгыз калмасын
Хәтта МХО темасыннан тыш та, инвалидлар күп. Росстат мәгълүматлары буенча, 2011 елдан соң балалар арасында инвалидлашу арту бар. 2025 елда бер мең балага егерме алтысы инвалидлык тәшкил иткән. Бу нәрсә турында сөйли? Әлбәттә, әти-әниләргә тырыш, хәтта батыр булырга кирәк дигәнне. Алар көн саен сабыр булырга тиеш. Без аларга теләктәшлек күрсәтәбез. Әйтик Татарстан республикасы Иҗтимагый палатасы инициативасы белән «Ак Барс – Иҗат итү» һәм «Игелекле Казан» хәйрия фондлары белән берлектә без сырхау балалар һәм аларның әниләре өчен «ана һәм бала» форматында көндезге сәламәтләндерү курслары үткәрәбез. Бу аерым ысул, башка методика инде. Андый курсларда без инвалидларны таза кешеләр белән мөнәсәбәтләр корырга, үз ишләре белән арлашуны җайларга өйрәтәбез.
Еш кына әниләре хаста балалары белән бер ялгызы кала. Алар тормышы тәүлек, атна, еллар буе шулай дәвам итә. Беркемгә дә андый язмыш теләмәс идем. Тик андый гаиләләр бар, һәм аларга ярдәм итү — бурычыбыз.
Уңышлы кешеләрне аңлы рәвештә сайлау
— Сез җәмәгатьчелек даирәсен киңәйтү буенча нинди дә булса тырышлык куясызмы?
— Күпсанлы эшмәкәрләр, дин әһелләре, төрле дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләре белән аралашканда, хәйриячелекнең бүген вакытлы гына күренеш түгел, ә уңышлы кешеләрнең аңлы рәвештә сайлап эшли торган даими эше булуы күренә. Җәмәгатьчелек әһелләре санын киңәйтүне, мөгаен, нәтиҗәлелекне күтәрү, гамәлдә булган иҗтимагый проектларны координацияләү итеп карау дөресрәк булыр иде.
Мәсьәлән, шушы көннәрдә генә безгә «Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлегенең Девелопмент һәм төзелеш комитеты делегациясе килде. Алар — иҗтимагый эшмәкәрлек (социаль бизнес) өлкәсенә системалы берләшү аша керүче шәхесләр, эре ширкәтләрнең җитәкчеләре — бу да хәйриячелек формасы. Әгәр дә, хәйрия өлкәсен үстерү турында сөйләсәк, мин, мөгаен, күбрәк хәйриячелеккә иганә итүче бизнес өчен мөмкин булган салым ташламалары буенча закон чыгару ягына авышыр идем. Әлбәттә, бу бик нечкә өлкә. Чөнки кайберәүләр салымнардан качар өчен андый канунны кулланырга мөмкин. Шуңа күрә андый канунны бик зур саклык белән карарга кирәк. Шулай да, әлеге тема закон чыгаручыларның игътибарына бик лаек. Бу мәсьәлә финансларга гына кагылмый бит. Төп максат — эшмәкәрлек дөньясы вәкилләрен коммерциячел булмаган оешмалар белән дуслаштыру. Аларны хәйрия өлкәсен үстерүгә, безнең җәмгыятьне, безнең уртак йортыбызны үзгәртүгә өлеш кертергә этәрү. Бүген бу бик мөһим эш.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре