Пансионат шулай итеп кышка әзәрләнә. Зур бакчада хәстәрләп бәрәңге, кыяр, помидор, борыч, баклаҗан, суган, сарымсак һәм башкалар үсә. “Ярдәм-Помощь” фондының Борбаш пансионатында бакча зур. Эш күп. Тавык та чүпләп бетерә алмый аларны. Авылда бит гел шулай.
Малайларга хезмәт хисен тәрбияләү, кышка чын витаминнар әзерләп кую – олы максат. Булачак авыл имамнары, авылда торучы остазлары кебек үк, йортта, салада яшәрлек уңган кеше булырга тиеш. Борбаштагы тәрбияче, ярдәмче абый-апалары аларга менә шундый тырышлык үрнәген күрсәтә.
Балтач ягында туфрак кара түгел, кызыл, көлсу, ачы, катмарлы, ташлы. Борбашта яшелчә үстерер өчен нык тырышырга кирәк.
Бинадан кунаклар да өзелми. Аларны сөендереп чәчәкләр үсеп утыра. Һәр авыл йортындагы кебек.
Бу рухи-тазалык, тәрбия, тырышлык сабакларында пансионатта яшәүче укучы балалар дини белемен дә күтәрә. Берочтан кызыклы ял, аралашу, спорт та каралган. Пансионат бер гаилә булып җылы, туганҗанлы атмосферада яши. Балалар хезмәт тәрбиясен дә ала.
Борбаш пансионатының асыл максаты исә – динчеләр әзерләргә ярдәм итү булып та тора. Пансионат — «Ярдам-Помощь» гомумилли хәйрия фонды проекты. Ул күп балалы, юксыл гаиләләрдәге малайларны дини рухта тәрбияли. Пансионат шул биналар янында гына яшәүче, Татарстан җөмһүриятенең Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлый ярдәме һәм күзәтүе астында эшли.
Сез дә бу изге эштә ярдәм итә аласыз. Моның өчен түбәндәге куар-кадны телефон камерасы белән ачып керергә кирәк. Шулай ук бу адрес аша да матди ярдәм итеп була: https://yardemfond.ru/zakyat/

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре