«Нур» — 1905-1917 елларда Петроград шәһәрендә чыккан гәҗит.
1905 елгы революциядән соң беренче легаль татар газетасы буларак чыга башлый һәм 1917 елда болшевиклар тарафыннан ябыла.
Татар телендә газета һәм журнал чыгару эше патша хөкүмәте тарафыннан озак еллар тоткарлана иде. 1862 елда Каюм Насыйри «Таң йолдызы» исемле газета чыгарырга рөхсәт сорый, ләкин аның үтенече кире кагыла. Габдрахман Ильяси, Заһир Бигиев, Ш. Әхмәрев, Закир Рәмиев һ.б.ның үтенечләре дә һәр очракта кире кагыла.
«Нур» газетасы исә 1905 елның 2 сентябреннән Петербургта нәшер ителә башлый.
«Нур» гәҗите – хәзерге Россия җирлегендә нәшер ителә башлаган беренче татар телле һәм беренче мөселман гәҗите була.
Петербург ахуны Гатаулла Баязитов, Хөсәен Фәезханов һ.б. кебек үк, 15 елдан артык төньяк башкалада татарча гәҗит чыгарырга рөхсәт алу артыннан йөри. 1905 елның 4 апрелендә генә рөхсәт алына.
Шул ук елның 2 сентябрендә Ильяс Бораганский басмаханәсендә (Зур Проспект урамы, 45 йорт) гәҗитнең беренче саны дөнья күрә. Мөхәррире башта Гатаулла хәзрәт үзе, соңыннан аның улы Мөхәммәтсафа Баязитов була.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Кабердә дә файдасы зур булачак
Кызыл ромашка
Ир-хатын мөнәсәбәтләре