Аллаһы Тәгалә каршында изге гамәл кыла торган көннәр арасында зөлхиҗҗә аеның ун көненнән сөеклерәге юк - Мөхәммәд (с.г.в)

Бу 10 көндә берәр мескенгә сәдака бирүче кеше нәкъ әнбия-мөрсәлиннәргә хәер-ихсан кылучы белән бер булыр. Бу көндә авыру хәлен белүче нәкъ Аллаһы Тәгаләнең дусларының әүлияләренең хәлләрен белергә баручы белән бер булыр. Кем дә кем бу көннәрдә җеназа мәрасимнәрендә катнашса, нәкъ Аллаһы Тәгалә шәһитләре җеназасында катнашкан шикелле булыр. Кем дә кем бу көннәрдә берәр иман әһелен киемгә киендерсә, Аллаһы Тәгалә аны Үз киемнәре белән бүләкләр. Кем дә кем бу көннәрдә берәр ятимгә илтифат кылса, Аллаһы Тәгалә аны Кыямәт көнендә гареш күләгәсе астында тотар. Кем дә кем бу көннәрдә Коръән вәгазьләү, гыйлем мәҗлесендә катнашса, нәкъ Аллаһы Тәгаләнең әнбия-мөрсәлиннәр мәҗлесләрендә катнашкан шикелле булыр.

Читайте также
2017 Авг 23. Фото:islam.ru

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир- раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин.Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мүхәммәде уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ! Барча мактау һәм олугълау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Бу вәгазем “Зөлхиҗҗә” ае хакында булыр.Зөлхиҗҗә ае 23 августта керде.

Мөселман җәдвәленең соңгы ае - зөлхиҗҗәнең элеккеге исеме “бордан” булган. Хәзрәти Әюб заманында Шамнан (Димәшкъ) Мәккәгә Имәгыйль галәйһиссәләмнең улы Әбедән хаҗ кылырга килә. Әюб галәйһиссәләм, билгеле инде, Әбедәнне хөрмәтләп каршы ала. Әмма: “Хәзрәти Әбедән, сез хаҗ кылу аеның ахырында гына килдегез. Борданның уныннан да ары хаҗ булмас. Бу турыда сезнең бабагыз Ибраһим галәйһиссәләмнең “Зиндә” китабында шулай язылган”, - дип кисәтүне кирәк таба.

Шулвакыт Әбедән, яңа туган айга карап: “Һәзә әхыйраһә зөлхиҗҗә...” – дип дога кыла. Ягъни: “Бу ай хаҗ айларының ахыры”, - ди.

Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне - Гарәфә көне.

10 нчы көн - Корбан бәйрәме.

10-13 нче көннәр - Тәшрикъ көннәре.

Зөлхиҗҗәнең унынчы көне - Корбан гаете көне. Бу көндә гает намазы уку вәҗиб. Гает намазыннан соң хәлле (бай) кешеләргә корбан чалу вәҗиб. Туган-тумачаларын, кардәшләрен һәм фәкыйрьләрне хөрмәтлиләр, сый-хөрмәт күрсәтәләр.

Корбанны 10 нчы зөлхиҗҗәдә бугазламый калса, 11 нче, 12 нче зөлхиҗҗәдә бугазлау да дөрес булыр. Әмма 12 нче зөлхиҗҗәдә кояш батканнан соң бугазлау дөрес булмас. Вакытында бугазламый калган корбанны булган кешегә корбанлыгын яки аның бәһасен фәкыйрьләргә сәдака итеп бирү тиешле булыр. Мәет исеменнән бер корбан бугазлау дөрес.

Бу көннән алдагы көн Гарәфә көн дип атала. Бу көн - мөбарәк көн. Хаҗ гамәлләре ошбу көннәрдә кылыныр. Һәр сәнә бөтен дөньядан җыелган берничә йөз мең хаҗилар Гарәфә көнендә дога вә гыйбадәттә булырлар.

Зөлхиҗҗәнең 11, 12 һәм 13 нче көннәре - Тәшрикъ көннәре. Бу көннәр дә бәйрәм көннәре. Гарәфә көненең иртә намазыннан башлап, өченче Тәшрикъ көненең икенде намазына кадәр фарыз намазларыннан соң мөселманнар кычкырып: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, Лә иләһә илләллаһү үәллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр вә лилләһил хәмде”, - дип, тәкбир-тәшрикъ әйтерләр. Аның мәгънәсе: “Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәдән олуграк, Аллаһы Тәгаләдән башка тәңре һич юк, һәрбер мактаулык Аллаһы Тәгаләгә генә махсус”, - булыр.

Ошбу тәкбир-тәшрикъ имам һәм җәмәгать белән укыганда гына ваҗиб булыр. Ялгыз укыган кеше әйтсә дә, зур савабы булыр.

Гарәфә көненнән алдагы көн Тәрвия көне дип атала. Тәрвия көне - уй көне - Ибраһим галәйһиссәләм углы Исмәгыйльне корбан итеп бугазлау хакында төш күреп: “Бу нинди төш икән?” - дип уйлаган көне.

Гарәфә - тану көне - Ибраһим галәйһиссәләмнең нәзере хәтеренә килеп (Ибраһим галәйһиссәләмнең озак еллар баласы булмады. Ул: “Әгәр минем углым булса, мин аны Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем”, - дип нәзер әйткән иде), төшен аңлаган көне.

Корбан гаете (нәхер - бугазлау) көне - Ибраһим галәйһиссәләмнең нәзере буенча углы Исмәгыйльне корбан итеп, бугазларга әзерләнгән көне.

Тәкбир-тәшрикъ көннәре - Ибраһим галәйһиссәләм углы Исмәгыйльне бугазлыйм дип торган заманда Җәбраил фәрештә, килеп, бугазлатмаган, Аллаһы Тәгаләнең әмере белән улы урынына бер куй китереп, шуны корбан кылырга кушкан. Шуннан соң Ибраһим галәйһиссәләм, углын азат кылып, аның урынына шул куйны корбан кылган. Җәбраил галәйһиссәләм куйны китергәч: “Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр”, - дип, тәкъбир әйтте. Аңа каршы Ибраһим галәйһиссәләм: “Лә иләһә илләллааһү үәллаһү әкбәр”, - диде. Исмәгыйль галәйһиссәләм: “Аллаһү әкбәр үә лилләһил хәмде”, - диде.

Корбан гаете, Гарәфә һәм Тәшрикъ көннәрендә фарыз намазлары артыннан егерме өч намазда тәкбир-тәшрикъ әйтүнең хикмәте шушы Ибраһим, Исмәгыйль галәйһиссәләм хәзрәтләренең хәлләрен хәтергә алып, аларның яхшылыкларына иярү өчен кирәк.

Гата ибн Әбү Рабих Нәфиг ибн Гомәрдән: “Зөлхиҗҗә ун көннәренең җәмигысында (барысында): юлда да, мәҗлестә дә, базарларда да әйтә торган иделәр”, - дип, риваять итте.

Пәйгамбәр галәйһиссәләм: “Аллаһы Тәгалә каршында изге гамәл кыла торган көннәр арасында зөлхиҗҗә аеның ун көненнән сөеклерәге юк”, - дип әйтте. Сәхабәләр: “Аллаһы Тәгалә юлында җиһад (сугыш) кылу да сөекле түгел, мәгәр үзе һәм малы илә сугышка чыгып, шул сугыштан кайтмыйча калган кеше генә сөйли торган көннәрдән ким түгел, ягъни Аллаһы Тәгалә юлында малы илә чыгып, үзе шаһит булса гына”, - диде.

Фәкияһ иснәде илә Гайшә радыйяллаһү ганһә: “Бер егет тыңлау иясе иде, ягъни тыңлаучан иде. Зөлхиҗҗә аеның башы керсә, таңга ураза хәлендә керә иде. Бу хәбәр Пәйгамбәр галәйһиссәләмгә иреште. Рәсулүллаһ: “Бу көннәрдә ураза тотасыңмы?” – дип сорады. Егет: “Йә Аллаһының Рәсуле галәйһиссәләм! Ата-анам сиңа фида булсын. Ул көннәр хаҗ көннәре һәм Ислам кануны үтәлә торган көннәр. Шаять, Аллаһы Тәгалә мине ул көннәрнең догасына шәрик итәр”, - диде. Рәсулүллаһ: “Син ураза тоткан һәр көн бәрабәренә синең өчен йөз кол азат иткән кадәр әҗер булыр һәм йөз дөя илә йөз атны корбан чалган әҗере булыр. Әгәр тәравих көн булса, мең кол азат итү әҗере синең булыр. Аллаһы Тәгалә юлында өсләренә йөк йөкләткәнең белән мең дөя һәм мең ат әҗере булыр. Гарәфә көн булса, ике мең кол азат иткән һәм ике мең дөя илә ике мең ат өстенә йөк йөкләткән әҗере синең өчен булыр. Ул Гарәфә көндә ураза тоту ике ел ураза тоту, бер ел Гарәфәдән элек һәм бер ел Гарәфәдән соң тоткан хөкемендә булыр”, - дип әйтте.

Икенче бер риваятьтә Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи үәсәлләм: “Гарәфә көненең уразасы ике ел уразага тора. Гашура көненең уразасы бер ел уразасына тора”, - дип әйтте.

Аллаһы Тәгаләнең аяте хакында тәфсир ияләре: “Муса галәйһиссәләмгә утыз кичне вәгъдә кылдык та, ул утызны ун белән тәмам иттек. Аллаһы Тәгалә вәгъдә кылган кырык кичәдә тәмам булды. Ул аятьтәге ун көн зөлхиҗҗәнең әүвәлге ун көне, диделәр. Аллаһы Тәгалә Муса илә камил сөйләшү белән сөйләште. Муса галәйһиссәләм, Аллаһы Тәгаләгә сердәш булып, зөлхиҗҗәнең әүвәлге ун көнендә якын булды. Ул Мусага шул ун көндә такталар язылды (ләүхәл - такта, анда шәригать хөкемнәре һәм Аллаһы Сөбханә вә Тәгаләнең башка серләре язылган иде)”, - диде.

Әбү Дәрдә радыйяллаһү ганһүдән риваять ителде: ун көннең уразасы сезгә тиеш булсын, доганы күп кылу һәм ул көндә сәдаканы күп бирү һәм ярлыкауны эстәү белән, аның өчен пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһи үә сәлләмнән ишеттем, ул әйтер иде: “Зөлхиҗҗәнең әүвәлге көннәренең хәереннән мәхрүм булган кешегә ни үкенеч. Сезгә тиеш булсын тугызынчы көненең уразасы гына, аның өчен ул тугызынчы көннең уразасында саналучыларга санап бетергесез әҗерләр булыр”.

Мөҗәһид ибн Гомәрдән риваять итте: “Пәйгамбәр салләллаһү галәйһи үә сәлләм әйтте: “Ошбу зөлхиҗҗәнең ун көннәрендәге гамәлдән Аллаһы Тәгалә каршындагы башка көннәр арасында олуграгы һәм сөеклерәге юк”. Ул көннәрдә тәкъбир, тәхмид һәм тәһлилне күп кылыгыз.

Аллаһы Тәгалә каршында ихтыяр ителгән көннәрнең беренчесе - җомга көне. Ул җомгада шундый вакыт бар, мөселман бәндә ул вакытка туры килсә, Аллаһы Тәгалә аңа дөньяви-ахирави теләгәнен бирер.

Икенчесе - Гарәфә көне һәм кайчан Гарәфә көне булса, Аллаһы Тәгалә фәрештәләренә мактаныр: “Йә фәрешәләрем! Минем бәндәләремә карагыз! Түземле булып төрле тарафтан килделәр, малларын сарыф иттеләр, тәннәрен мәшәкатьләндерделәр. Гуаһ булыгыз! Тәхкыйк, Мин аларны ярлыкадым”, - дияр.

Өченчесе - Корбан бугазлау көне. Бәндә корбанын бугазласа, корбаннан әүвәл тамган кан бәндә эшләгән һәр гөнаһка кәффәрәт булыр.

Сәлим бине Әбү Әлҗәгиддән риваять ителде: “Дөреслектә, Пәйгамбәр галәйһиссәләм Фатыйма радыйяллаһү ганһәгә: “Корбаның янында тор, аның өчен Аллаһы Тәгалә синең гөнаһларыңны синнән күтәрер”, - дип әйтте.

Ул корбанның каны иң элек чыккан (тамган) вакытта Гимран бине Әлхәсыйн: “Йә Рәсулүллаһ галәйһиссәләм! Бу фазыйләт синең белән өй җәмәгатеңә генәме, яисә барча мөселманнарга дамы?” – дип сорады. Рәсулүллаһ галәйһиссәләм: “Юк, миңа гына түгел, бәлки бөтен мөселманнарга да”, - дип әйтте. Һәм Гайшә радыйяллаһү ганһәдән риваять ителде: “Рәсулүллаһ галәйһиссәләм: “Корбан бугазлагыз, ул корбанлык белән нәфесне пакълагыз: аның өчен бер кеше корбанлыкны алса, ул корбанлык хәләл булган көндә ул корбанлык белән кыйблага юнәлсә, ул корбанлыкның мөгезе һәм аның бер ягы, аның каны, йоны булыр, әгәр дәва булса, аның йоны Кыямәт көнендә аңа әзер ителмеш әҗерләр булыр. Дөреслектә, кан әгәр туфракка төшсә, Аллаһы Тәгаләнең саклавына төшәр”, - диде. Әмин.

Корбан аенда Коръәннән “Ибраһим” сүрәсенең 24-29 нче аятьләрен уку бик саваплы.

Зөлхиҗҗә аеның хикмәтләре, фазыйләтләре. Аллаһы Тәгалә, бу көннәрнең хикмәтле булу сәбәбеннән, аларның шул олы дәрәҗәсен күрсәтү йөзеннән, алар белән ант итә.

Һәм таң белән ант итәмен. Һәм ун кичә. (“Әл-Фәҗер” сүрәсе, 1-2нче аятьләр).

Бу көннәрне Аллаһы Тәгалә шулай ук “әл-Әййәм әл-Мәгълүмат - “мәгълүм булган көннәр” дип атый.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү галәйһи үә сәлләм бу көннәрне: “Дөньяның иң фазыйләтле көннәре”, - дип атаган.

Бу ун көн арасында Ислам диненең нигезләрен тәшкил итүче рөкеннәрнең берсе - хаҗ башкарыла. Бу ун көн арасында Ибраһим галәйһиссәләм милләтенә, Мөхәммәд галәйһиссәләм өммәтенә катнаш булуын күрсәтә торган йола - корбан чалу үтә.

Хәзрәти Әнәс радыйяллаһү ганһү тапшырган, Пәйгамбәр галәйһиссәләм әйтте: “Аллаһы Тәгалә каршында бу ун көннең дәрәҗәсе, мәгънәсе һәркайсы мең көнгә тиң булыр, ә Гарәфә көне ун мең көн бер булып исәпләнер”, - дигән. Бу хәдис-шәрифнең мәгънәсен хәзрәти Гайшә радыйяллаһү ганһә тапшырган хәдис тагын да ныграк ачыклый. Аның риваятенә күрә, Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: “Кем дә кем зөлхиҗҗә аеның ун төнен гамәл-гыйбадәттә үткәреп чыга икән, Аллаһы Тәгалә каршында нәкъ ел буена хаҗ һәм гомрә кылучы бәндәләр гыйбадәте шикелле исәпләнер, кем дә булса берәр көн ураза тотып чыкса, нәкъ ел буена Аллаһы Тәгалә каршында гыйбадәт кылган шикелле әҗерле булыр”, - дигән.

Хафса анабыз радыйяллаһү ганһә: “Пәйгамбәр галәйһиссәләм дүрт төрле гамәлне бер дә калдырмас иде: зөлхиҗҗә аеның, Гашура көненең, һәр айның өч көнендә ураза тотуны һәм иртәнге намаз алдыннан ике рәкәгать намаз кылып алуны”, - дигән.

Аллаһы Тәгалә бу көннәрне Адәм галәйһиссәләмнең тәүбәсен кабул иткән һәм Гарәфә тавында аны кичергән була.

Ибраһим галәйһиссәләм бу көннәрдә Аллаһы Тәгаләнең хәлиле, ягъни якын дусты була.

Ибраһим галәйһиссәләм бу көннәрдә Кәгъбәтуллаһны төзегән.

Бу көннәрдә Муса галәйһиссәләм Аллаһы Тәгалә белән серләшкән.

Дауд галәйһиссәләм бу көннәрдә мәгърифәткә ирешкән.

Корбан гаетенең беренче иртәсендә Коръән-Кәрим Мөхәммәд галәйһиссәләмгә иңү өчен ачылган.

Әт-Тәрвия көне шул 10 көннәрнең берсенә туры килгән.

Гарәфә көне шул көннәрнең берсе була.

Корбан гаете яки Бөек хаҗ көне дә шул ун көннәрнең берсе була.

Рәсүл Әкрам галәйһиссәләм: “Дөньялыкта иң фазыйләтле көннәр - зөлхиҗҗә аеның әүвәлге ун көне булыр”, - дигән. Шулай ук: “Кем дә кем зөлхиҗҗә аеның ахыргы көнен һәм мөхәррәм әл-хәрам аеның беренче көнен уразада үткәрсә, үткән елын изгелек белән тәмамлар, башланган елын изгелек белән ачып җибәрер һәм Аллаһы Тәгалә аңа шуның өчен 50 еллык гөнаһларыннан кәффәрәт итәр”, - дип вәгъдә иткән.

Ун көнне (23 августтан 31 нче августка кадәр, 1 сентябрьдә бәйрәм намазы беткәнче) ураза тотучы бәндә Аллаһы Тәгалә тарафыннан ун төрле өстенлеккә ия булыр:

- тормышында бәрәкәткә ирешер;

- малы артыр;

- гаилә әһеле сау-сәламәт булыр;

- начарлыкларына кәффәрәт булыр;

- изгелекләре артыр;

- әҗәле җиңел булыр;

- каберендә якты булыр;

- мизанында изгелекләре күп булыр;

- сират күперен имин кичәр;

- сират күперенең абындыра торган киртәләрен җиңел үтәр.

Бу 10 көндә берәр мескенгә сәдака бирүче кеше нәкъ әнбия-мөрсәлиннәргә хәер-ихсан кылучы белән бер булыр. Бу көндә авыру хәлен белүче нәкъ Аллаһы Тәгаләнең дусларының әүлияләренең хәлләрен белергә баручы белән бер булыр. Кем дә кем бу көннәрдә җеназа мәрасимнәрендә катнашса, нәкъ Аллаһы Тәгалә шәһитләре җеназасында катнашкан шикелле булыр. Кем дә кем бу көннәрдә берәр иман әһелен киемгә киендерсә, Аллаһы Тәгалә аны Үз киемнәре белән бүләкләр. Кем дә кем бу көннәрдә берәр ятимгә илтифат кылса, Аллаһы Тәгалә аны Кыямәт көнендә гареш күләгәсе астында тотар. Кем дә кем бу көннәрдә Коръән вәгазьләү, гыйлем мәҗлесендә катнашса, нәкъ Аллаһы Тәгаләнең әнбия-мөрсәлиннәр мәҗлесләрендә катнашкан шикелле булыр.

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфыйкъ-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.

"Ярдәм" мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Ноя 03
Ноя 03
Ноя 03
Ноя 02
Ноя 02
Ноя 02
Ноя 01
Ноя 01
Ноя 01
Окт 31
Окт 31
Окт 27
Окт 26
Окт 24
Окт 18
Окт 18
Окт 18
Окт 17
Окт 17
Окт 17

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе