Җомга мөбәрак булсын, хөрмәтле дин кардәшләр! Иң зур байлык – иман

Иң зур байлык – иман. Чөнки иманны кибеттән сатып алып та, бакчада үстереп тә булмый, аны заводта җитештермиләр, хөкүмәт тә өләшми, мирас булып та килми. Иман - ул Аллаһтан килгән бүләк. Кемнең иманы бар - ул җиде кат күкләрдән, җиде кат җирләрдән һәм алар арасында булган барча мәхлүкләрдән яхшырак. Кемнең иманы юк - ул хайваннан да түбәнрәк. Аллаһ иманны безгә аманәт итеп бирде. Без башка әйберләрне ничек кадерләп саклыйбыз, машинаны ничек яхшылап карыйбыз, баланы ничек тәрбиялибез, иманга да шулай ук игътибар кирәк.

Читайте также
2017 Апр 07. Фото:vk.com/id259372630?z=photo2593

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.

Әлхәмдүлилләәһи раббил гааләмиин. Уәссаләәту уәссәләәму галәә расуулиһии Мөхәммәд үә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Әссәлаамү галәйкүм уә рахмәтуллааһи уә бәракәәтуһ!

Иң зур байлык – иман. Чөнки иманны кибеттән сатып алып та, бакчада үстереп тә булмый, аны заводта җитештермиләр, хөкүмәт тә өләшми, мирас булып та килми. Иман - ул Аллаһтан килгән бүләк. Кемнең иманы бар - ул җиде кат күкләрдән, җиде кат җирләрдән һәм алар арасында булган барча мәхлукләрдән яхшырак. Кемнең иманы юк - ул хайваннан да түбәнрәк. Аллаһ иманны безгә аманәт итеп бирде. Без башка әйберләрне ничек кадерләп саклыйбыз, машинаны ничек яхшылап карыйбыз, баланы ничек тәрбиялибез, иманга да шулай ук игътибар кирәк.

Һәр гамәлнең үз вакыты бар. Намазның, уразаның, зәкәтнең, хаҗның үз вакытлары бар. Ә иманның вакыты - 24 сәгать.

Аллаһ әйтте: “Ий мөэминнәр, Аллаһудан каты куркыгыз, Аның хөкемнәрен бозудан бик нык сакланыгыз һәм Коръән белән гамәл кылып, чын мөселман хәлегездә генә үлегез!” (Әл-Гыймран, 102).

Беребез дә кайчан, кайда һәм ничек үләсен белми. Ләкин үлем - хак, үлем һәркайсыбызга киләчәк. Аллаһ әйтте: “Барча кеше үлем ачысын татучыдыр”. (Әл-Әнбия, 35).

Без фатир, машина, бала, эш өчен кайгырабыз, алар турында уйлыйбыз, тырышабыз, алар хакында сөйләшәбез. Иман өчен дә шулай тырышлык куярга кирәк. Спортчы көн саен спорт белән шөгыльләнә, эшмәкәр - бизнес хакында, авыл хуҗалыгы белгече уңыш турында уйлый. Ягъни бөтен җирдә үсеш бар. Беренче телефон 5 килограмм авырлыкта иде, Аннан кеше, уйлап, фикерләп, хезмәт куеп эшләде, телефон кесәгә сыярлык кына булып калды. Телевизор нинди зур иде, аны берничә кеше күтәреп өйгә алып керәләр иде, ә хәзер аны стенага рәсем итеп элеп куябыз. Иманның да үсеше булырга тиеш.

Аллаһ әйтте:

259. Янә кешеләре үлгән, йортлары җимерелгән шәһәр яныннан үтеп баручы Гозәер г-мнең хәле белән танышыгыз! Шәһәрнең өсте-аска килгәнен күреп, Гозәер г-м: "Кешеләр шәһәр белән бергә һәлак булганнар инде, боларны Аллаһ ничек тергезсен?" – дип әйтте. (Бу Куддус шәһәрендә Ягъкуб балалары яшәгән. Алар ислам динен бозганнар, аннары үзләре азган. Аллаһ аларга залим булган кәферләрне ирекле кылды, ул кәферләр шәһәрне җимерделәр, кешеләрен үтерделәр, исән калганнарын әсир алдылар). Гозәер г-м, шәһәрдән үтеп, ерак киткәч, Аллаһ аны үтерде, йөз ел үткәч тергезде. Һәм: "Ий Гозәер, үлеп күпме яттың?" – диде. Гозәер г-м: "Үлеп бер көн яки бер көннән азрак яттым", - дип җавап бирде. Аллаһ: "Ий Гозәер, бер көн түгел, ә йөз ел яттың, кара, ашый торган ризыгыңа һәм эчә торган эчемлегеңә – сасымаганнар һәм ишәгеңә кара", – дип әйтте. Гозәернең үзе белән алган ризыгы һәм эчемлеге, йөз ел буена ятып, бозылмаган, әмма ишәкнең кояшта агарган сөякләре генә калган иде, боларны күреп, Гозәер г-м гәҗәпләнде. Аллаһ Гозәер г-мгә: "Сөякләрне җыеп, аларга ит кундырып һәм тире үстереп ишәкне тергезгәнебезне карап тор", – диде. Ий Гозәер! Бу эшне сиңа үлгәннән соң терелүгә ышану өчен кешеләргә дәлил булсын өчен кылдык. Ишәкнең терелгәнен күргәч, Гозәер: "Мин хәзер Аллаһуның һәрнәрсәгә көче җиткәнен беләмен", – диде.

260. Янә Ибраһим г-мнең: "Ий Раббым, миңа үлекне тергезеп күрсәт", – дигәнен игътибарга алыгыз! Аллаһ әйтте: "Ий Ибраһим! Әллә ышанмыйсыңмы Минем үлекләрне тергезергә көчем җиткәнлегенә?" Ибраһим г-м: "Ий Раббым, мин, әлбәттә, ышанам, ләкин мине якын күргәнлегең белән күңелемнең карарлануын телим", - дип әйтте. Аллаһ: "Ий Ибраһим, ал дүрт кошны, аларны үтереп, ботарлап алдыңа сал, аннары аларның берәр кисәкләрен тау өстенә ташла. Моннан соң аларны чакыр, әлбәттә, алар йөгереп килерләр синең яныңа", – диде. Ибраһим г-м Аллаһ әйткәнчә эш кылды һәм кошлар, терелеп, Ибраһим г-м янына йөгереп килделәр. Яхшы бел – дөреслектә Аллаһу Тәгалә бөтен эштә җиңүче һәм хикмәт белән эш кылучы.

37. Мәрьямне Раббысы мәсҗид Әкъсага күркәм кабул итү белән кабул итте һәм яхшы тәрбия белән тәрбияләде, һәм тәрбияләп үстермәк өчен Зәкәръя пәйгамбәргә тапшырды. "Хөннә Мәрьямне тудыргач, мәсҗид Әкъсага алып барып, андагы намаз укучыларга: "Бу бала Аллаһ юлына нәзер әйтелгән, кабул итеп алыгыз", – диде. Мәсҗид әһелләре баланы кабул итеп алдылар һәм тәрбияләп үстерү хакында һәрбере, мин алам, дип, үзара бәхәсләштеләр. Бу бәхәсне бетерү өчен Аллаһудан юл күрсәтелде: "Барчагыз да каләмнәрегезне суга салыгыз, кемнең каләме суга батмаса, Мәрьямне шул кеше алыр", - диде. Әйтелгәнчә эш кылдылар, Зәкәръяның каләме суга батмады, Мәрьям аңа тапшырылды. Зәкәръя, мәсҗид эчендә бер урын хәзерләп, Мәрьямне шунда тәрбия кылды. Мәрьям зекер, гыйбадәт белән мәшгуль булды. Зәкәръя Мәрьям янына кайчан гына керсә дә, алдында төрле җимешләр һәм башка ризыкларны күрер иде. Бер кергәнендә: "Ий Мәрьям, бу ризыклар сиңа кайдан килә?" – дип сорады. Мәрьям: "Бу ризыклар Аллаһ хозурыннан килә, Аллаһ, әлбәттә, үзе теләгән бәндәсен хисапсыз ризыкландыра", - дип җавап бирде.

38. Мәрьямнең дәрәҗәсен Аллаһ күтәргәнне күреп, Раббысына ялварып дога кылды. "Ий Раббым, рәхмәтеңнән миңа бер бала биргел! Шиксез, син минем догамны ишетәсең", - дип сорады.

39. Зәкәръя михрабта намаз укып торганда, Җәбраил, килеп: "Ий Зәкәръя, дөреслек тә, Аллаһ сине Яхъя исемле изге угыл белән шатландыра”, - диде. Ул Яхъя Аллаһудан булган сүзгә ышанучы булганы хәлдә, ягъни Гыйса пәйгамбәргә иң беренче иман китереп, ярдәмче булды. Янә ул Яхъя кавеме арасында хөрмәтле вә олуг булды, һәм дә хатыннар белән собхәт итүдән сакланучы изге пәйгамбәрләрдән булды.

40. Зәкәръя: "Ий Раббым, миңа кайдан угыл булсын дөреслектә миңа картлык иреште, хатыным да бала тудырмаучыдыр", - диде. Аллаһ: "Әнә шулай Аллаһу Тәгалә теләгәнен кылыр", - диде.

41. Зәкәръя: "Ий Раббым хатынымның йөкле булуына миңа бер галәмәт бир!" – диде. Аллаһ: "Синең кешеләр белән сөйләшә алмавың сиңа галәмәт булыр, кешеләр белән өч көн сөйләшә алмассың, мәгәр ишарат илә генә сөйләшерсең", - диде. Хатыны йөкле булгач, Зәкәръяның теле бәйләнде, зикер тәсбихтән башка сүзләрне сөйли алмады. Аллаһ: "Ий Зәкәръя, Раббыңны күп зекер ит вә көндезләрен һәм кичләрен намаз укы!" – диде.

Өч төрле иман бар.

1. Фәрештәләрнеке (аларның иманнары бер дәрәҗәдә: күтәрелми дә, төшми дә. Ягъни аларның 2 сыйфаты бар: ишеттек һәм буйсындык).

2.Пәйгамбәрләрнеке (аларның иманнары гел үсеп торган, ничек икәнлеген без югарыдагы аятьләрдә күрәбез).

3.Кешеләрнеке (аларның иманнары күтәрелә яки төшә). Фәрештәләр галәйһимуссәлаам нурдан яралтылганнар. Аларның нәфесләре юк, шуның өчен алар Аллаһ кушканнарын җиренә җитеп үтеп баралар. Пәйгамбәрләр галәйһимуссәлаам гел иман өстендә тырышлык куйганнар. Ибраһим галәйһиссәлаам Аллаһтан: “Я Раббым, Син мәетне ничек кабат тергезәсең?” – дип сорады. Аллаһ аңа дүрт төрле кошны алып, аларны тәрбияләргә, ашатырга, аннары аларны чалып, итләрен бергә бутап, дүрт тауның өстенә куярга, аннан аларны үзенә чакырырга кушты. Һәм алар үз халәтенә әйләнәләр.

Бер нәрсә дә үзеннән-үзе булмый, шулай ук иман да үзеннән-үзе артмый.

Кешеләрнең иманнары күтәрелә яки үсә. Аларның иманнарын гамәлләренә карап була. Кайберәүләрнең иманы шундый дәрәҗәдә ки, ул кешеләр мәчеткә килеп, сәдака салып, дога кылдыралар. Икенчеләре елына ике гает намазына мәчеткә киләләр. Өченчеләре атнага җомга намазына баралар. Дүртенчеләре 5 вакыт намазына, алтынчылары 5 вакыт намазлардан тыш, нәфел намазларын, уразаларын, сәдакаларын һәм башка төрле гыйбадәтләр дә кылалар.

Шулай ук иманны болай бәяләп була. Әгәр кешегә авырлык килсә, ул нәрсәгә ышана башлый, кемгә таяна башлый?

30. Дөреслектә иман китергән кешеләр безнең тәрбиячебез Аллаһ, диярләр, соңра иманда, диндә һәм тормышта туры гадел булдылар, үлгән вакытларында аларга рәхмәт фәрештәләре иңәрләр, сез хак мөэминнәрсез, үлемнән вә ахирәттән курыкмагыз, һәм дөньяда калган якыннарыгыз өчен дә көенмәгез, бәлки үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәт белән шатланыгыз, диярләр (Фуссыйләт сурәсе).

Ягъни төрле хәлдә һәм бөтен җирдә без иң элек Аллаһка таянырга һәм Аннан ярдәм эстәргә тиешлебез.

Без иман өчен тырышсак, бу дөньяда да, ахирәттә дә тулы бәхеткә, тулы уңышка һәм тулы дәрәҗәгә ирешәчәкбез.

Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллааһу галәйһи уәсәлләм сәхабәләрнең иманын 13 ел буе тырышып үстергән. Сәхабәләр (радыйяллааһү ганһүм), һиҗрәт кылгач, Аллаһ шушы аятьне иңдерә:

136. Ий ышанучылар! Хак ышану илә ышаныгыз Аллаһуга, расүленә, рәсүленә иңдергән Коръәнгә һәм әүвәл иңдерелгән китапларга! Аллаһуга хак ышану – аңа итәгать итү, гыйбадәт кылу илә, рәсүлгә хак ышану – аңа иярү илә. Коръәнгә хак ышану – аның илә гамәл кылу белән һәм ахирәткә хак ышану – ахирәткә әзерләнү илә булыр. Берәү Аллаһуга, аның фәрештәләренә, китапларына, расүлләренә һәм ахирәт көненә ышануны инкяр итсә, яки хак ышану илә ышанмаса, ул кеше бик ерак адашу илә адашты (Ниса сурәсе).

Сәхабәләр (радыйяллааһу ганһүм): «Без иң элек иманга өйрәндек, аннары Коръәнгә”, - дип әйтәләр иде. Алар, үзара очрашканда: “Синең иманың, синең намазың нинди хәлдә?” - дип сорашканнар. “Әйдә әле, иманны яңартыйк”, - дип, сөйләшү алып барганнар. Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллааһу галәйһи уәсәлләм: “Үзегезнең иманнарыгызны яңартып торыгыз!” – дип әйткән. Сәхәбәләр: “Йә Расуулюллааһсалләллааһу галәйһи уәсәлләм, безгә иманнарыбызны ничек яңартырга була?” – дип сораганнар. Расулүллааһ салләллааһу галәйһи уәсәлләм: “Ләә иләәһә илләллааһ сүзләрен еш әйтегез”, - дип җавап кайтарган.

Безгә иманны үстерү өчен ничек тырышлык куярга кирәк? 3 юл бар.

Беренчедән, иман хакында күп сөйләргә кирәк.

Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллааһу галәйһи уәсәлләм сәхабәләрне әзерләгән һәм алар һәммәсе дә сөйләүчеләрдән иделәр. Аллаһ: “Ислам динендә, Коръән юлында файдалы эшләрне, изге гамәлләрне кылганы хәлдә, Аллаһуга иман китерергә һәм ислам динен кабул итәргә кешеләрне чакыручы мөселманның сүзеннән дә күркәмрәк файдалырак сүз булырмы, һәм ул һәркайда: мин мөселман, бу эшләрне эшләргә мин бурычлымын, дип әйтәдер. Ягъни бу эш һәр мөселманның бурычыдыр”, - дип әйтә (“Фуссыйләт” сурәсе, 33 нче аять).

Ягъни иң күркәм сүз - ул Аллаһка чакыру, Аның бөеклеге хакында сөйләү. Моңа бер мисал китерергә була. Бер укытучы дәрес бирә. Аннан укучылардан: «Аңладыгызмы?” - дип сорый. Тегеләр: “Юк”, - дип җавап кайтара. Икенче, өченче тапкырында сорагач та. укучылар: «Юк, аңламадык”, - дип җавап кайтарды. Укытучы: «Сезгә сөйли-сөйли, үзем дә аңладым”, - дип әйткән.

Безгә аңлау килсен өчен, безгә күп сөйләргә кирәк. Тел белән йөрәк арасы, җир белән күк арасы кебек. Ягъни телдән йөрәккә үтеп керсен өчен, күпме тырышлык куярга кирәк. Сәхабәләр: “Әгәр җәннәт һәм җәһәннәмне күрсәк, безнең иманнарыбыз күтәрелмәс иде”, - дигән. Алар шуңа кадәр әйткән сүзләргә инанган иделәр. Йөрәкләрендә бернинди дә шикләнү һәм икеләнү юк иде.

Икенчесе - йөрәккә карарга кирәк. Ягъни кая карый ул: Аллаһ ягынамы, мәхлуккамы? Бервакыт Ханзалә исемле сәхабә (радыйяллааһу ганһу), урамга чыгып: «Мин монафыйк (икейөзле), - дип, кычкыра башлаган. Әбүбәкер (радыйяллааһу ганһу) аңа: «Син нишләп шулай әйтәсен?» - дип сораган. Ханзалә (радыйяллааһу ганһу): “Мин пәйгамбәр янында булганда, минем алдымда ахирәт, ә өйгә кайткач, дөнья баса. Димәк, мин икейөзле”, - дигән. Әбүбәкер (радыйяллааһу ганһу): “Мин дә шулай ук”,- дип җавап кайтарды. Алар икесе дә пәйгамбәр янына баралар һәм аңа үзләренең гозерләрен аңлаталар. Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллааһу галәйһи уәсәлләм аларга: «Әгәр сезнең халәтегез минем янымда булган шикелле гел булса, фәрештәләр, йоклаган җирегезгә килеп, сезгә сәлам бирерләр иде”, - дигән.

Өченчесе: Аллаһтан иманның ныгытуын хакында сорау. Пәйгамбәр Мөхәммәд Мостафа салләллааһу галәйһи уәсәлләм: «Кемнең ахыргы сүзе Ләә иләәһә илләллааһ булса, ул җәннәткә керер”, - дигән. Бер хәзрәтнен тутый кош булган һәм ул аңа Ләә иләәһә илләллааһ сүзләренә өйрәткән. Тутый кош гел шушы сүзләрне әйтеп торган. Бервакыт мәче, кошка һөҗүм ясап, аны үтерә. Тутый кош үлгәндә: “Кыыһ”, - дип, аваз чыгарып үлә. Хәзрәт елый башлаган. Аңа кешеләр килеп юатканнар. “Хәзрәт, борчылма, без сиңа шундый ук тутый кошны икене алырбыз”, - дигәннәр. Ләкин хәзрәт аларга: «Мин кош өчен борчылмыйм, үзем өчен кайгырам, үлгәндә ахыргы сүзем нинди булыр?, - дип җавап биргән.

Шуның өчен Аллаһтан гел сорарга кирәк.

Аллаһ Тәгалә барыбызга да тулы иман бирсен, иманлы хәлендә булып, ахирәт сәфәренә күчкәндә Ләәә иләәһә илләллааһ әйтергә насыйп итсен.

Үәссәлааму галәйкум үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ.

“Ярдәм” мәчете имамы Ибраһим хәзрәт Шаһимәрдәнов.


Ноя 03
Ноя 03
Ноя 03
Ноя 02
Ноя 02
Ноя 02
Ноя 01
Ноя 01
Ноя 01
Окт 31
Окт 31
Окт 27
Окт 26
Окт 24
Окт 18
Окт 18
Окт 18
Окт 17
Окт 17
Окт 17

40 тартма
Дин

Комментарийны калдырыгыз
avatar
Мәкаләләр
Вакыйга

Май 10

Фев 09

Янв 11

Янв 06

Дек 19

Дек 14
Әңгәмәләр
© 2009-2016 "Татар Ислам" мэгълумат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга "Ислам info" "Медиа торкеме" ЖЧШ барлык хокукларга ия санала. Материалларны кулланганда гиперсылтама ясау мэжбури. Масса кулэм магълумат чараларында (Роскомнадзор) теркэлу турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Урнаштырылган материал 18+. т.(843) 258-15-19
Сайтлар ясау хэм сайт белэн идарэ иту "Ариф" студиясе