Кешелеклелек сыйфатлары булырга тиеш

Технология чоры, кешелек дөньясында үзгәрешләр бар дибез, ләкин иң мөһиме кешедә кешелеклелек сыйфатлары булырга тиеш. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә безгә Ислам юлын күрсәткән, Коръән-Китабын иңдергән, Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмне җибәргән.

БӘЙЛЕ
2023 Июн 06

Әгүүзү билләәһи минәшшәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим. Әлхәмдүлилләәһи раббиль гааләмиин. Үәссаләәтү үәссәләәмү галәә расуулиһии Мүхәммәде уә галәә әәлиһии уә әсхаабиһии әҗмәгиин.

Барча мактау һәм олуглау Аллаһы Тәгаләгә Һәм сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллааһү галәйһи үә сәлләмгә чын күңелебездән салават шәрифләребез булсын.

Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллааһи үә бәракәәтүһ!

Хәзер цивилизация гасыры, технология чоры, кешелек дөньясында үзгәрешләр бар дибез, ләкин иң мөһиме кешедә кешелеклелек сыйфатлары булырга тиеш. Шуның өчен Аллаһы Тәгалә безгә Ислам юлын күрсәткән, Коръән-Китабын иңдергән, Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләмне җибәргән.

Коръәндә Әл-гасыр сүрәсе бар. Кешенең бу дөньяда яшәү мәгънәсен аңлар өчен шул җитеп ашкан.

Аллаһы Тәгалә әйтте: Замана, дәвер, кич, икенде намазы, гасыр белән ант итеп әйтәмен ки, дөреслектә адәм баласы хәсрәттә, кадерле гомерен дөнья өчен генә әрәм итеп зур зарарлануда, кимчелектә. Мәгәр Коръән өйрәткәнчә дөрес юл белән чын иман китереп, Ислам динен кабул иткән, һәрвакыт изге гамәлләр кылган, Коръән дәлилләре белән, хактан һич тә аерылмаска бер-берсен өндәшкән, тормыш һәм дин мәшәкатьләренә, килгән төрле авырлыкларга, бәла-казаларга сабыр итәргә, чыдамлы булырга бер-берсен өндәшкән хак мөэминнәр генә зарарлануда, кимчелектә, хәсрәттә булмаслар. (Әл-гасыр сүрәсе).

Хәзер компьютер, интернет заманы. Бөтен эшләр, мөнәсәбәтләр интернет аша үтә. Кайбер мөселман үзенең диндарлыгын интернет аша күрсәтергә тели. Икенчеләре башка кешеләрне гаепләп, аларны җәһәннәмдәге газабы белән куркытмакчы була. Әлбәттә, язарга, сөйләргә, тыңларга, гаепләргә җиңел. Ләкин иң дөрес юл - ул Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм күрсәткән юл. Бала бу дөньяга ничек килә, кеше дә һидәяткә (туры юл) Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм күрсәткән юл аркылы килә ала. Аллаһы Тәгалә: “Ий Мөхәммәд галәйһиссәләм, син сөйгән кешеңне һидәяткә күндерә алмассың, ләкин Аллаһы теләгән бәндәсен туры юлга күндерер, һәм Ул туры юлга күнүчеләрне белүчерәк”, - дип әйтте.

Аллаһы Тәгалә Коръәнне 23 ел эчендә иңдергән. Аллаһы Тәгалә бер секунд эчендә иңдерә ала иде, ләкин алай эшләмәде. Ни өчен? Чөнки Аллаһы Тәгалә кешеләрнең йөрәкләре әле Ислам диненә әзер булмавын күргән. Шуның өчен, аять-аять иңдереп, кешеләрне тәрбияләгән.

Мисал өчен хәмерне алыйк. Аллаһы Тәгалә әйтте: “Ий Мухәммәд г-м! Синнән хәмер һәм отыш уены хакында сорашалар. "Ул нәрсәләрдә зур гөнаһ бар һәм кешеләргә аз гына файдасы да бар, ләкин файдасына караганда гөнаһы һәм зарары зуррак", - дип әйт диде. (Әл-Бәкара сүрәсе, 219 аять).

Ий мөэминнәр, исерткеч эчеп исереп, ни сөйләгәнегезне белмәсәгез, намазга якын бармагыз! (Ул вакытта хәмер хәрам түгел иде, шул сәбәпле кайбер сахәбәләр исерек хәлдә намаз укып, аятьне хаталы итеп укыдылар). (Ән-Ниса сүрәсе, 43 аять).

Ий мөэминнәр! Исертә торган эчемлекләр һәммәсе дә, отыш уеннары һәртөрлесе дә, сынымнарга гыйбадәт итү – Аллаһудан башка мәхлукларга табыну эшләре, шулай ук ырымлану – багучылык эшләре хәрамдыр, шайтан эшләреннән булган пычрак эшләрдер, һәлак булудан котылмаклыгыгыз өчен бу нәҗес эшләрдән ерак булыгыз! Саклансагыз, шаять котылырсыз – өстенлек табарсыз. (Әл-Маидә сүрәсе, 90 аять).

Әлбәттә, без Ислам диненең бөтен дөньяга таралуын һәм барлык кешеләрнең диндә булуын телибез. Бер хәзрәт шәкертләрдән: “Әгәр патша булсагыз нишләр идегез?” - дип сораган. Берсе: “Исерткечне тыяр идем”, - дип җавап биргән. Икенчесе: “Төнге клубларны бетерер идем”, - дип әйткән. Өченчесе: “Отыш уеннарны тыяр идем”, - дип җавап кайтара. Дүртенче шәкерт тыңлап кына торган һәм бер нәрсә дә әйтмәгән. Хәзрәт аннан: “Ә син нишләр идең?” - дип сораган. Ул шәкерт: “Нәрсә эшләргә кирәклеген Аллаһы Тәгалә Үзе яхшы белә”, - дип җавап биргән.

Әлбәттә, бөтен нәрсә Аллаһы Тәгалә кулында. Ул нәрсә тели шул була, нәрсә теләми - шул булмас.

Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм: “Әгәр берәр кешенең хәрам гамәл эшләгәнен күрсәгез, кул белән тыегыз. Булдыра алмасагыз - тел белән. Алай да эшли алмасагыз, күңелегездә ул эшкә нәфрәтләнү булсын. Ә ул - иманның түбән дәрәҗәсендә”, - дип әйтте.

Бер галим: “Әгәр берәр кешедә Аллаһы Тәгалә яратмаган эшен эшләгәнен күрсәгез, 4 нәрсәне кылыгыз: 1) Ул хәрам эшкә нәфрәтләнеп карагыз. 2) Аллаһы Тәгаләдән ул кешенең туры юлга басуын сорагыз. 3) Бу нәрсәгә ерак булудан Аллаһы Тәгаләгә сыгыныгыз. 4) Ул кеше янына барып, хикмәт һәм йомшаклык белән вәгазьләгез”, - дигән.

Без Ислам диненә ничек өндәргә тиешлебез? Моңа Коръәндә күп җирләрдә мисаллар бар.

Инде, ий Муса, үзең вә кардәшең Һарун Мин биргән могҗизалар белән Фиргаунне вә аның кавемен хак дингә өндәргә барыгыз вә Минем зекеремдә иренмәгез!Вәгазьләр өчен икегез Фиргаунгә барыгыз, чөнки ул чиктән тыш азды. Фиргавенга йомшак яхшы сүзләр сөйләгез, шаять вәгазьләнер яки Аллаһ ґәзабыннан куркыр. (Таһа сүрәсе, 42-44 аять).

Ибраһим галәйһиссәләмнен Коръәндәге хәбәрен зикер ит! Ул гаять дөрес сүзле изге пәйгамбәр булды. Ибраһим: "Ий әтием, ни өчен ишетми, күрми һәм сиңа файда да, зарар да ирештерә алмый торган нәрсәгә гыйбадәт кыласың? Ий әтием, Аллаһудан миңа гыйлем вә дәлилләр килде, ул гыйлем вә дәлилләр синдә юк, миңа ияр, туры юлга күндерермен! Ий әтием, шайтанга гыйбадәт кылма, чөнки шайтан Аллаһуга гөнаһкәр булды. Ий әтием, сине Аллаһ ґәзабы тотуыннан куркамын, ул вакытта ґәзаб эчендә шайтанга якын булырсың", - дип әйтте. Ибраһимның атасы: "Ий Ибраһим, син безнең Илаһәләребездән баш тартасыңмы? Әгәр ул эшеңнән туктамасаң, әлбәттә, мин сине ташлар белән атармын. Мине ялгыз калдырып, күп вакытка кит!" – диде.

Ибраһим галәйһиссәләм: "Ярый алай булса сәламәт вә тыныч бул, мин сине мәҗбүр итмәм, синең өчен Раббымнан гафу итүен сорармын. Чөнки Ул догаларымны кабул итә иде. Инде үзегезне вә Аллаһудан башка мәгъбудләрегезне ташлап китәмен. Мин Раббыма дога кыламын, Раббыма кыйлган догаларымның кире кайтарылмавын өмет итәмен", - диде. (Мәрьям сүрәсе, 41-48 аятьләр).

Тәхкыйк Локманга хикмәт бирдек, ягъни зур белем, саф гакыл, вә дөрес сүзлелекне бирдек, вә әйттек: "Аллаһуның биргән нигъмәтеңә шөкер ит, берәү шөкер итсә, шөкер итүенең файдасы үзенәдер, берәү шөкер итүне инкяр итсә, Аллаһ байдыр, аның шөкер итүенә мохтаҗ түгелдер, һәр эшендә мактауга лаектыр."

Локман угълын вәгазьләп әйтте: "Ий улым, Аллаһуны бер генә дип бел, Аңа һичкемне, һичнәрсәне тиңдәш итмә, Аның тиңдәше юк, мәхлукъны Аллаһ урнына тоту яки Аллаһуның хатыны вә баласы бар дип игътикад итү, әлбәттә, бик олугъ золымдыр", – дип.

Кешегә без ата-анасына яхшылык итәргә әмер иттек, баланы анасы зәгыйфьлек өстенә зәгыйфьлек белән күтәрде, ягъни корсагында авырлык белән күтәрде вә авырлык белән тудырды, вә аның баласын имезмәге ике елдыр, дәхи кешегә Миңа вә ата-анаңа шөкер ит, дип боердык, бит ахырда Миңа кайтасыз.

Әгәр ата-анаң сине Илаһә икәнлегенә дәлилең булмаган нәрсәне Миңа шәрик итүеңә көчләсәләр, ул вакытта аларга итагать итмәгел, аларга дөнья эшләрендә һаман яхшылык илә эш кыл, диндә Мине берләү белән вә итагать итү белән Миңа инабәт иткән мөэминнәр юлына ияр, бит соңра кайтмагыгыз Миңадыр, кылган эшләрегездән үзегезгә хәбәр бирермен.

Локман әйтте: "Ий улым, әгәр кылган гөнаһың горчич орлыгы авырлыгында булса да, ул гөнаһың таш эчендә, яки күктә, яки җирдә булсын, Аллаһ ул гөнаһыңны кыямәт көнне алдыңа китерер, Аллаһ, әлбәттә, бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдар.

Ий улым, намазларыңны вакытында укыгыл, һәркайда кешеләрне яхшылыкка өндә, вә гөнаһлы эшләрдән тый, вә сиңа ирешкән катылыкка, бәла-казаларга сабыр ит, тәхкыйк бу әйтелгән нәрсәләр Аллаһ фарыз кылган олугъ нәрсәләрдән.

Кешеләр белән сөйләшкәндә тәкәбберләнеп, яның белән сөйләшмә, вә җир өстендә зураеп мактанып вә шатланып йөрмә, тәхкыйк Аллаһ үзенә исе китеп, мактанып йөрүчеләрне сөйми. Вә йөрүеңне бик тизлек белән әкеренлек уртасында кыйл, вә сөйләгәндә тавышыңны уртача кыйл, тәхкыйк тавышларның кабахәтрәге ишәк тавышы.

Коръәндәге шушы мисаллар белән Аллаһы Тәгалә безгә кешене Ислам диненә өндәргә өйрәтә. Без кешегә берәр нәрсә турында сөйлибез икән, иң элек үзебезне ул кеше урынына куеп, үзебез нәрсә ишетергә телибез, шулай итеп аңлатырга кирәк. Аннары: «Менә мин инде күптән диндә, ә син һаман динсезлектә яшисен”, - дип, кешене кимсетмәскә кирәк. Йомшаклык һәм хикмәт белән сөйләргә, аның дингә килү теләген уяту зарур.

Ә кайбер кешегә сөйләп кенә түгел, үзебез эшләп тә күрсәтергә кирәк. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм белән бәйле бер вакыйга бар. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм кич белән урам буйлап барганда, бер кешенең йортыннан тегермән тарткан тавыш ишетә. Якыннанрак барып караса, бер кара тәнле колның тегермән тартканын күрә. Пәйгамбәр Мөхәммәд галәйһиссәләм аннан: “Нишләп йокламыйсың?” - дип сорый. Теге кеше: “Минем хуҗам тегермән тартырга куша, ул аның тавышына гына йокыга китә”, - дип җавап кайтара. Пәйгамбәр галәйһиссәләм аңа: “Бар ял ит, мин үзем синең эшеңне эшлим”, - дип әйтә. Берничә төннән соң бу кол: “Син кем, нишләп син миңа ярдәм итәсең?” - дип сорый. Шуннаң соң пәйгамбәр үз максатын аңлата һәм теге кол Ислам динен кабул итә. Ул колның исеме Биләл иде. Соңыннан ул мөәззин булды.

Ягъни кайбер кешегә сөйләүгә караганда, гамәл белән ярдәм итәргә кирәк.

Иң яхшы дәгъвәт үз үрнәгеңдә алып барылырга тиеш. Аллаһы Тәгалә әйтте: Вә һәр кешенең алдыннан вә артыннан Аллаһ әмере белән язып баручы фәрештәләр бар, һәм алар кешеләрне сакларлар. Тәхкыйк Аллаһ бер каумгә биргән нигъмәтен үзгәртмәс, хәтта ул каум үз хәлен үзгәрткәнгә чаклы, ягъни Коръән белән гамәл кылып, аның шөкерен үтәгән каумнән Аллаһ һидәятне алмас һәм дөнья нигъмәтләренең шөкерен үтәгән каумнән дөнья нигъмәтләрен алмас, шулай ук үзләре тырышып вә көрәшеп, Аллаһ юлына кермәгән каумне Аллаһ көчләп дингә кертмәс, аларга һидәят һәм җәннәт бирмәс. Вә әгәр бер каумгә зарар бирүне теләсә Аллаһ, ул зарарны китәрүче юк, вә аларга Аллаһудан башка ярдәм бирүче хуҗа булмас. (Әр-Рәгыд сүрәсе, 11 аять).

Бу аятьтән чыгып, шуны аңларга кирәк: әгәр без нәрсәне булса да үзгәртергә телибез икән, иң элек үзебездән башларга кирәк.

Йә Раббым, илләребезгә-көннәребезгә тынычлык-иминлек, халыклар арасында дуслык-татулык, ил башлыкларыбызга гаделлек һәм сабырлык, гаиләләребезгә бәхет-сәгадәт, балаларыбызга тәүфикъ-һидәят, диндә булмаганнарга туры юл, авыруларга шифа-сихәт насыйп итсәң иде. Әмин.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе