Аллаһы теләсә, дип әйт, юләр(тормыш хәле)

Бу хикәядә сүз революция чорында, бик тынычсыз заманда, кайбер кешеләрне нигә кулга алуларын да аңлатмыйча, алып китеп, юк итә торган вакытта хатын белән ир арасында булган хәл турында.

БӘЙЛЕ
2022 Май 04. Фото: xallyava.ru

Бу хикәядә сүз революция чорында, бик тынычсыз заманда, кайбер кешеләрне нигә кулга алуларын да аңлатмыйча, алып китеп, юк итә торган вакытта хатын белән ир арасында булган хәл турында.

Кышның иң озын төннәренең берсендә, бер абыйның хатыны коймак пешергәндә:

- Хәзер чәй эчеп, коймак ашарбыз, — дип әйтеп куя ире. Иренең мондый сүзләрне әйтүен ишетеп, хатын:

- Аллаһ теләсә, дип әйт, юләр- дип әйтә.

- Аллаһ теләсә дә, теләмәсә дә коймак инде пешеп җитә, ашыйм мин аны барыбер. Аллаһ теләсә, дигән сүз белән генә берәр нәрсә үзгәрергә мөмкинме?- ди ире.

- Динсезләр сүзе сөйләп, йорттагы бәрәкәтне бетереп утырма, — дип җавап бирә хатыны. Коймак пешеп бетеп, өстәлгә куйган вакытта кинәт кенә эт өрүе ишетелә. Хатын урамга чыгып, «кем бар анда?» дип сорый.

-Ирең киенсен аның артыннан килдек,- дигән тавыш яңгырый.

Эт өрдереп, иренең киенеп чыгуын таләп итүчеләр, дәүләт органнары тарафыннан килгән кешеләр була. Ире кулына алган коймагын да кире куеп, аны алырга килгән кешеләр белән китеп бара.

Шулай итеп берничә атна узып китә. Бер көнне хатын ишек кагуны ишетә. Этнең дә өрмәвенә сәерсенеп, ишекне ачыр алдыннан:

- Кем анда? — дип сорый ул. Ишек кагучы кеше аның ире була.

- Аллаһ теләсә, иншаллаһ, бу синең ирең,- дип җавап кайтара ире. «Нигә сине сәбәпсез алып киттеләр?» дигән сорауга да: «Мине башка бер кеше белән бутаганнар. Тикшерделәр һәм өйгә кайтарып җибәрделәр», дип кенә җавап бирә.

Хөрмәтле дустым! Ни гаҗәп, дөнья йортында яшәүче бик күп кешеләр, кулларында теләкләреннән башка әйбер юк икәнлеген белмиләр. Белсәләр дә, еш кына онытып җибәрәләр. Кеше наданлыгы аркасында, кулында булган бөтен әйберне үзлегеннән бар булган, дип уйлый. Әйтерсең, гәүдәсен, тәнен, гәүдәсендәге бөтен әгъзаларын хәрәкәт иттерүче көчен, яхшы якка юнәлдерә торган акылын, зирәклеген, башкаларны җәлеп итә торган чибәрлеген үзе бар итеп тапкан, дип саный. Югарыда әйтеп үткән бөтен әйберләр Аллаһ тарафыннан кешегә насыйп ителгәннәр. Кеше «мин, минеке», дигән наданлыгы сәбәпле шуны аңламый. Ул Аллаһ биргән бөтен әгъзалары һәм акыл — зирәклеге белән хәрәкәт итә. Ниндидер дәрәҗәләргә ирешеп, мал иясе булып китә. Һәм дөньяда барлыкка килгән дәрәҗәсен, малын үзеннән килгән, дип уйлый.

Тар фикерле, наданлык чокырына төшеп киткән бу бәндәләрнең колагына бер сүз әйтәсе килә. Аллаһ бирсә — бирә, бирмәсә — бирми. Һәм булган әйбереңне дә бер мизгелдә кулыңнан тартып алырга мөмкин. Күрмисеңме, синең тирәңдә күпме кешеләр бар. Алар кичә генә шапырынып дөньяның өстен — аска китереп, чабып йөри иделәр. Ә инде бүген аяксыз калып, урын өстендә хәрәкәтсез булып яталар. Әле кичә генә «мин йорт салдым, машина алдым, гаиләмне ашатам», дигән кешеләр кашык күтәреп, авызларына бер йотым су каба алмыйлар. Алар үлмәсен өчен, янындагы якыннары авызларын ачтырып су салалар.

Әй, син, «мин, минеке», дигән кеше! Кичә генә синең белән елмаешып, сөйләшеп утырган бәндәнең телсез калуын бер дә күргәнең юкмы? Кичә генә күзе булган кешенең бер мизгелдә күзсез калганын әллә күзәткәнең юкмы? Мондый кешеләрне күргәнең, ишеткәнең булмаса, бар сукырлар, юләрләр, телсезләр, чукраклар йортларына, күр телсез — чукракларны, бөтен җире сәламәт булса да, акылын югалтып, юләрләр йортына эләгүчеләрне. Уйлама, бу бәндәләрнең авыр кичерешләре үз теләкләре белән барлыкка килгән, дип. Акыллы кеше Аллаһ биргән акыл, көч — куәте һәм теләге белән дөньяда хәрәкәт итеп яшәргә һәм бөтен нәрсә, Аллаһы рөхсәт итсә һәм теләсә генә барлыкка килгәнен яхшы белергә тиеш.

Бакчасында уңыш күрергә теләгән кеше орлыкларны туфракка чәчә. Әмма ул орлыклардан җимешләр барлыкка килү тулысынча Аллаһ кулында. Дөньяда шундый үрнәкләр дә күрергә мөмкин. Аллаһ теләмәсә, уңышлы итеп пешкән җимешләр дә, җыеп алганнан соң адәм баласына насыйп булмыйча, бик тиз эчереп, юкка чыга.

Әй, сөекле дустым! Шуны бел һәм онытма: синдә һәм кулыңда булган бөтен әйберләрең, хәттә теләгеңнең тормышка ашуы да — бөтенесе Аллаһының кулында. Тормышыңда бик күп тормыш үрнәкләрең бар. Кайбер әйберләрне бик теләдең, әмма килеп чыкмады. Кайберләрен бөтенләй уйламадың, әмма алар синең тормыш юлыңда каршыңа ук чыгып басты. Шуңа күрә нәрсә генә эшләргә теләсәң дә, «Аллаһ теләсә», дигән сүз иң беренче булсын күңелеңдә. Бу сүзне бер дә өзмә син телеңнән. Аллаһы Тәгалә әйтә:

قال اللَّه تعالي. وَلاَ تَقُولَنَّ لِشَيْءٍ إِنِّي فَاعِلٌ ذَلِكَ غَدًا﴿23 ﴾ اِلآَّ اَنْ يَشَآءَ اللَّهُ وَاذْكُرْ رَبَّكَ اِذَا نَسِيتَ. ﴿ 24﴾ سورةالكهف

«Һичбер нәрсә турында әйтә күрмә: «Мин иртәгә аны эшләрмен»,дип. Әйтә торган булсаң да, «Аллаһы теләсә генә эшләрмен», дип әйтә күр сүзеңне. Һәм зекер ит, Раббыңны оныткан булсаң».

Мәхмүт хәзрәт Шәрәфетдин.

"Шамил" мәчете имам-хатыйбы.

"Бәхетлеләрнең серләре" китабыннан.


Комментарийны калдырыгыз

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр
© 2009-2024 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе