Баш бит → “Ярдәм” үзәгенә тернәкләнүчеләр килә башлады
“Ярдәм” үзәгенә тернәкләнүчеләр килә башлады
Гомуммилли "Ярдәм" хәйрия фонды каршындагы тернәкләндерү үзәгенә күрмәүчеләр килә башлады. Алар өчен укулар 16 гыйнварда ачыла һәм 15 февральга кадәр дәвам итәчәк.
"Күңел белән күрү һәм ишетү" дип аталган сукырлар өчен махсус тернәкләндерү курсларына илебезнең күп төбәкләреннән кеше юлга кузгалды. Аларның туганнары яки ярдәм итүче хәйриячеләр озатып куячак, поездларга, автобусларга утыртып, каршы алып торачак. Алар күңеле бүген Казанга ашкына.
Татарстан башкалсында уку һәм хат белән танышу бергәлегендә Луи Браиль системасы буенча курслар программасы тыңлаучыларда аралашу, тирә якка яраклашу сәләтен һәм башка төп көнкүреш гадәтләрен формалаштыра.
|